Татулыкта, тигезлектә яшәргә

VII межрегиональный форум мусульманской культуры «Мусульманский мир»
9-12 мартта “Пермь ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә “Мөселман дөньясы“ VII мөселман мәдәнияте регионара форумы үтте. Анда край муниципалитетлары, шулай ук Мәскәү, Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечен республикалары, Саратов, Чиләбе өлкәләре h.б актив катнашты. Чараны оештыручы булып Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте, Пермь шәhәре администрациясе чыкты.
Форумның почетлы кунаклары Пермь крае губернаторы вазыйфаларын башкаручы Максим Решетников, Россиянең баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәех-Үл-ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, РФ ДУМ рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Пермь hәм Кунгур Мефодий митрополиты булды.
“Форум матур традициягә әверелде, ул безгә барыбызга да бер-беребезне яхшырак аңларга, яхшырак тоярга ярдәм итә, краебызны үстерергә hәм ныгытырга, регионара элемтәләрне ныгытырга, туган краебызда иминлек булдырырга ярдәм итә. Кама буенда күп гасырлар 140 тан күбрәк милләт вәкилләре янәшә яши, аларның якынча 150 меңе ислам динен тота. Без барыбыз да, төрле конфессия вәкилләре тыныч, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Киләчәктә дә бу юнәлешне үстерү мөhим“, — дип чыгыш ясады форумны ачу тантанасында Максим Геннадьевич.
Кунакларны Тәлгать Сафа Таҗетдин форумны ачу белән котлады. Ул билгеләгәнчә: “Башта барлык хатын-кызларны яз бәйрәме – 8 Март белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм бер генә көн белән чикләнмәскә тиеш. Барлык Изге язмаларда Ходай хатын-кызның роле зур булу турында сөйли. Коръәндә иң зур сүрәләрнең берсе, ул “Ан-Ниса“ (“хатын-кызлар“) дип атала, “Мәрьям“ сүрәсе бар – Гайса пәйгамбәребезнең әнисе турында h.б. hәм Мөхәммәт пәйгамбәр: “Оҗмах — әниләребезнең аяк астында“, дип өйрәтте. Бүген без, 90 еллардагы чуалыш-авырлыклардан соң, Ходайга рәхмәт, закон hәм тәртип тергезелде, дип сөенәбез. Без сезнең белән, кайбер эре масса-күләм мәгълүмат чараларының мөселманнарга карата тискәре карашта булуларына карамастан, тыныч hәм тату яшибез. Ходай рәхмәте белән без яхшы күршелектә яшибез. Безне пәйгамбәр болай өйрәтә: “Теле hәм кулы белән беркемгә дә зыян китермәүче кеше генә мөселман“. Ул дуслык яклы. Кунакчыл Пермь краенда үткәрелгән бу форум төрле профессия, милләт, дин кешеләрен җыеп, шуңа чакыра. Барыгызга да бәхет hәм үсеш телим“.
Кама буе башлыгы hәм Баш мөфти форум экспозицияләре белән таныштылар, аларда край муниципалитетлары үз территорияләрендәге мөселман оешмаларының социаль-актив эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашканнар иде. Барда мөхтәсибәте hәм район туган якны өйрәнү музее үз экспозицияләрен тәкъдим итте. Алар тарафыннан матур планшетлар, районыбыз халкы турындагы тарихи белешмәләр hәм дини мәдәниятнең борынгы атрибутлары белән стендлар әзерләнгән иде. “Мөселман дөньясы-2017“ форумында муниципаль районнарның смотр-конкурсында безнең мөхтәсибәт hәм район музее янә беренче урын алды, hәм аларны уңышлары белән котлыйбыз!
Барда районы тәкъдим иткән стендларны караган вакытта район башлыгы Сергей Ибраев, форсаттан файдаланып, регион башлыгын төп милли бәйрәмебез – Барда җыенына чакырды. Максим Геннадьевич безнең район власть органнары белән конструктив диалог урнаштыру теләген белдереп, уңай җавап бирде.
Традицион рәвештә, “Мөселман дөньясы“ форумы берничә юнәлешне үз эченә алды: эшлекле программа, товарлар hәм хезмәтләр ярминкәсе, мәдәни-күңел ачу hәм конкурс программасы, мәдәни-тарихи экспозиция. Түгәрәк өстәлләр, семинарлар hәм кино күрсәтүләр ислам дөньясы традицияләрен саклауга hәм аның заманча проблемаларына багышланган иде. Эшлекле программаның төп өлеше булып “Традицион hәм уйдырма ислам“ фәнни-гамәли конференциясе торды, ул форумның беренче көнендә үтте. Шулай ук “Россия регионнарында исламны үстерү“ тарихи укулар hәм “Мөселман эшмәкәрлеге“, “Ислам hәм экстремизмны җиңеп чыгуда дини оешмаларның эшчәнлеге“ темаларына секция утырышлары оештырылды.
Товарлар hәм хезмәтләр ярминкәсендә туклану продуктлары, мөселман өс киемнәре hәм атрибутлары, декоратив-кулланма иҗат предметлары, ювелир бизәнү әйберләре hәм бижутерия, табигый косметика hәм парфюм, дини әдәбият hәм мөселман уку йортлары тәкъдим ителгән иде.
Пермьнән hәм регион муниципалитетларыннан милли иҗат коллективлары чыгыш ясадылар. Милли кухня ризыкларына дегустация белән кулинар мастер-класслар үтте. Төрле мавыктыргыч-танып белү чаралары оештырылды, мәсәлән, “Мин мөселман“ балалар бәйрәме, “Никах“ күргәзмә программасы hәм мөселман хатын-кызлары өс киемнәре коллекциясен тәкъдим итү. “Изге Коръән битләре“ экспозициясендә Коръәннең сирәк очраучы аерым битләре hәм рәсемнәре тәкъдим ителде, мәсәлән, Көнчыгыш Куфа коръәне (Ирак), ул 11 гасырда мөселманнар арасында киң таралган була. Экспозиция Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылган.
Форум эшендә край татар яшьләре дә актив катнашты. Край “Чәкчәк“ татар яшьләре оешмасы шулай ук башкарылган эшләренә презентация белән күргәзмә оештырган. Аның рәисе Рөстәм Галимов Барда районы белән бәйле булган киләчәккә планнары белән уртаклашты: “Бүгенге көндә безнең оешма төрле эшчәнлек сферасындагы яшьләрне берләштерә. Без тематик кичәләр, мастер-класслар, туган телне, тарихны, динебезне өйрәнү буенча занятиеләр үткәрәбез. Тиздән “Татарская среда: погружение“ проектын тормышка ашырырга планлаштырабыз, ул туган мәдәниятебезне, традицияләребезне өйрәнү белән бәйле. Аның кысаларында без Барда районының актив яшьләре белән төрле танып-белү чаралары үткәрергә планлаштырабыз“.
Форумның эшлекле программасы 12 мартта Коръән укучыларның V регионара конкурсы белән тәмамланды. Анда Россиянең төрле регионнарыннан төрле милләт кешеләре катнашты. Алар Коръән укый белү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *