Мәгърифәтчеләр истәлегенә

Мероприятия в честь Гали Чокрый
Күренекле шагыйрь hәм мәгърифәтче, галим Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киеков) тууына 190 ел hәм аның улы шагыйрь, фикер иясе Гарифулла Киековның тууына 155 ел тулу уңае белән Башкортостанның Тәтешле җирендә искә алу чаралары үтте. Район администрациясе Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты белән берлектә оештырган тантаналы чарага безнең крайның Барда, Чернушка hәм Куеда районнары вәкилләре дә чакырылды. Бардалылар делегациясе составына район башкорт корылтае рәисе К.С.Зиятов, туган як тарихын өйрәнүче Ә.С.Мәүликәева, район музее директоры А.Р.Мәхмүдов, шулай ук “Таң“ның баш мөхәррире
Э.Ш.Уразов кергән иде.
Көнозын дәвам иткән чара Тәтешле тарихи-туган якны өйрәнү музее белән танышудан башланды. Бу төбәкнең үткәнен hәм бүгенгесен чагылдыручы, күренекле якташлары белән таныштыручы музей Уфадан килгән галимнәрдә, җәмәгать эшлеклеләрендә hәм Пермь крае вәкилләрендә зур кызыксыну тудырды. Бу көнне Тәтешле районы кунаклары Гали Чокрыйның Чокыр авылындагы каберен зиярәт кылдылар, мәчеттә hәм музейда булдылар. Очрашулар Иске Күрдем авылында дәвам итте. Г.Чокрыйның улы Гарифулла Киеков биредә яшәгән hәм киң мәгърифәт эшчәнлеге алып барган. Изге “Хәзрәт чишмәсе“, Г.Киеков кабере янында булу, музей hәм мәчет белән танышу, имам-хатыйб Мәгъдән Атнабаев укыган догалар, мәктәп үзешчән сәнгать коллективы чыгышын карау hәркемгә онытылмас тәэсирләр бүләк итте.
Соңрак Тәтешледә бу ике бөек шәхеснең эшләре hәм иҗаты турында “түгәрәк өстәл“ сөйләшүе оештырылды. Анда Башкортостан галимнәре Миннегали Нәдергулов, Салават Хәмидуллин hәм башкалар, Чернушка, Барда, Куеда районнары вәкилләре чыгыш ясады, hәркем Г.Чокрый hәм Г.Киеков эшчәнлеген югары бәяләп, аларның Тәтешле төбәге hәм, тулаем, күрше-тирә төбәкләр халкын үстерүгә, белемле, мәдәниятле итүгә керткән өлешләре турында үз фикерләрен белдерде.
Барда районы исеменнән Ә.С.Мәүликәева сөйләде. Әнисә Сәлимовна Гали Чокрыйның тормышы Барда ягы белән дә бәйле булуын, унөч яшендә Танып мәдрәсәсенә килеп, җиде ел биредә гыйлем алуын билгеләде, аның безнең райондагы туганнары турында мәгълүматлар китерде. Әйтик, Барда районы музеен оештыручы, аның беренче директоры Әхмәтсәгыйть Тляшев Гали Чокрый улы Мөхәммәтhәдинең оныгы була h.б.
— Шундый күренекле шәхесләрне искә алу чарасында катнашу безнең өчен зур истәлек hәм горурлык, — дип билгеләделәр чыгыш ясаучылар. – Алар эшчәнлеген, иҗатын өйрәнүне, исемнәрен мәңгеләштерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Тантаналы чара үзешчән сәхнә осталары концерты белән тәмамланды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *