Беренче хатын-кыз галим

Дания Сарманаева: первая женщина-ученый Бардымского района
Тарихны белмәү нәтиҗәсеме, әллә игътибарсызлыкмы, — районнан чыккан галим затлар турында сүз алып барганда хаксыз рәвештә исемнәре онытылып калучылар була. Ә менә Дания Мирhаҗ кызы Сарманаева турында бервакыт та истән чыгарырга кирәкми, чөнки ул – безнең районның беренче хатын-кыз галиме, филология фәннәре кандидаты, татар теле белгече, доцент була, Казан hәм Оренбург педагогия институтларында укыта. Бөтен тормышын туган телне өйрәнүгә, аны пропагандалауга багышлый, җирле сөйләм диалектын өйрәнү буенча да зур хезмәт куя. Кызганыч, гомере генә кыска була…
Дания МирhаҖевна – искиткеч язмышка ия кеше. Аның тормышы гади авыл кызының максатка омтылучанлыгы, рух көче hәм хезмәт сөючәнлеге якты үрнәге булып тора.
Ул 1917 елның 10 февралендә Сарашта Җәмилә hәм Мирhаҗ Сарманаевлар гаиләсендә туып, дүрт бала арасында иң кечесе була. Әтисе Мирhаҗ — авылның танылулы кешеләреннән берсе, тумышы белән Таныптан, бөтен тирә-юньгә бер мичләр салу остасы була. Гражданнар сугышы елларында – кызыл партизаннар командиры, Колчакка каршы сугышларда катнаша. Сараш авыл советын җитәкли. Шунысы да мәгълүм: үз вакытында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның каты авыруы турында хәбәрдар булып, Казанга больницага барып күрешеп кайта.
Дания Сарманаева балачактан көчле ихтыярлы булып үсә, яшәү энергиясе, тормышка мәхәббәте ташып тора. Педагогия техникумында укыган чорында актив, инициативалы буларак аерылып тора, шуңа аны РКСМ шәhәр комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул Свердловск педагогия институтын да тәмамлый, аннан соң Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк, шулай ук Октябрь районындагы Енапай hәм сугыш елларында Барда урта мәктәбендә укыта.
Белемгә омтылучы, тырыш кыз фән юлын сайлый, сугыштан соң Казанда аспирантурада белем ала. Остазы – күренекле татар тел галиме Латыйп Җәләй була. 1951 елда Дания Мирhаҗевна “Урта Урал татарлары телендәге диалектологик үзенчәлекләр“ темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Бу аның Барда, Красноуфимск, Щучье Озеро, Уинск, Чернушка, Югары Мулла районнарында яшәүче татарларның теле, фольклоры буенча авылдан авылга йөреп җыйган материалын системага салып эшләгән зур хезмәте нәтиҗәсе була. Диссертация Кама буе татарларының барлыкка килү тарихы, мәдәнияте, көнкүреше hәм тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүматны үз эченә ала. Аның урал, шул исәптән барда татарлары теленең фонетик, морфологик, синтаксик hәм лексик үзенчәлекләре турындагы өлеше аеруча әhәмияткә ия. Сөйләмнәр сүзлеге, әкиятләр, тизәйткечләр, борынгы җырлар, кушаматлар үрнәкләре урнаштырылган кушымталар шулай ук кыйммәтле хәзинә.
Соңгы елларында ул Бардада яши. Радиода диктор булып эшли, халык театрында уйный, “Таң“ газетасының актив штаттан тыш хәбәрчесе була.
Сүз уңаеннан: Дания Сарманаева матур тембрлы меццо-сопрано тавышына ия җырчы була, сәхнәләрдә еш чыгыш ясый. Аның башкаруында җырлар яздырылган пластинка Татарстан дәүләт архивында саклана.
Тормыш иптәше Шәкүр Гобәевич Чинакаев белән (ул озак кына вакыт Барда урта мәктәбендә рус теле hәм әдәбиятын укыта) ике балага гомер бирәләр. Кызлары Алсу Мәүликаева Бардада яши.
Беренче хатын-кыз галимебезнең исеме сакланырга, хезмәте өйрәнелергә тиеш. Ул телебез, фольклор үзенчәлекләре белән кызыксынучылар өчен аеруча кирәкле hәм файдалы хезмәт ул.
“Таң“ газетасында басылган материаллар нигезендә язылды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *