Җәйге сезон ачылды
ӘШӘТЛЕ ял паркы базасында җәйге сезонны ачу 30 апрельгә билгеләнде. Бу көнне юлсыз урыннарда йөрүче техникада, квадроциклларда hәвәскәрләр ярышы үткәрелде. Чарада Пермь краеннан hәм Екатеринбург шәhәреннән егермеләп узышчы катнашты. Парк биләмәсенә узу белән гүзәл табигать кочагында булуыӊны тоясыӊ. Монда искиткеч саф hава, хәтта сулап туеп булмый төсле. Зифа ак каеннар янәшәсендә генә буа да бар. Күп тә атламыйсыӊ, сине катнаш урман каршы ала. Буамныӊ икенче ярында мәhабәт тау, ул безнеӊ hәр хәрәкәтне күзәтеп торадыр төсле… Әшәтле ял паркы, ярышлар турында








