Иң мөhиме — сәламәт рух
Физкультурачылар көненә багышланган чарада сәламәт яшәү рәвеше, физик тәрбия hәм спортның организмга тәэсире турында фикер кызыл җеп булып сузылды. Шул ук көнне “ЛУКОЙЛ“ компаниясенең социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган проектларны ачу да оештырылды. Бәйрәм “Барда гүзәле“ вокаль ансамбле чыгышы белән башланды. Барда турындагы бу җырда туган ягыбызның гүзәллеге дә, эшкә уңган халкы да чагылыш тапкан. Чараны алып баручылар тамашачыларга: “Бигрәк тә соңгы елларда район үзәгенең йөзе уңай якка үзгәрә. Бүген без “Барда йөрәге“ (җитәкчесе — С.М.Ибраев) hәм “Табигать








