Бардада — Өмет кубогы
Барда округында хоккей буенча Пермь крае Хоккей федерациясе hәм округ администрациясе тарафыннан оештырылган «Өмет кубогы» край ярышлары узды. Дүрт көн буена Кама буеныӊ төрле почмакларыннан килгән балалар командалары бозга чыкты, үзләренеӊ осталыкларын, характер ныклыгын hәм җиӊүгә омтылышларын күрсәтте. Яшь спортчылар сүзләренчә, бу чара алар өчен киләчәктә зур җиӊүләргә тагын бер этәргеч булачак. Без дә кайбер боз «көрәшләрендә» булу бәхетенә ирештек. Яшь егетләрнеӊ нинди җиӊеллек hәм җитезлек белән бозда йөрүләрен күрү шатлыклы булды. Ә алар көндәшнеӊ капкасына кергән hәр алкага сөенде.