Край фестиваленеӊ муниципаль этабы

12 октябрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү учреждениеләреннән командалар арасында “Мәктәп спорт клубы” край фестиваленеӊ муниципаль этабы узды. Ярышта катнашучыларны сәламләгәннән соӊ, балалар сынауларны үтә башлады.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Роза Мусалева сүзләренчә, hәр белем бирү учреждениесендә спорт чаралары, дәресләр үткәрү өчен мәктәп спорт клубы бар. “Бүген гимназия, 2нче санлы Барда, Сараш, Каенавыл, Үдик, Озын Ялан hәм Печмень урта мәктәпләреннән җиде команда үз мәктәпләре данын яклый. Балалар скакалкада сикерү, терсәкләрдә планкада тору, урыннан озынлыкка сикерү, өслектән этелү кебек сынауларда ярыша, алар барысы да ГТО нормаларына охшаш. Моннан тыш, катнаш эстафета узачак. Бүгенге чараныӊ максаты — “Мәктәп спорт клубы” край фестиваленеӊ 17 ноябрьдә Бардада узачак зональ этабында катнашу өчен иӊ көчле команданы ачыклау. Бу көнне округыбыз үзәге Көньяк край муниципалитетлары вәкилләрен җыячак”, — диде Роза Рафил кызы hәм зональ этапта ачыкланган иӊ яхшы командаларныӊ үз территорияләрен соӊгы, төбәк этабында тәкъдим итәчәген билгеләде.

Барда урта мәктәбенеӊ физкультура укытучысы Наилә Саликова да үз укучыларын тәкъдим итте. Аныӊ сүзләренчә, командада 8 укучы — 4әр малай hәм кыз исәпләнә. Балалар төрле яшь категорияләреннән, ягъни башлангыч, урта hәм өлкән класслардан. Командага педагог төрле дисциплиналарда лаеклы чыгыш ясый алган укучыларны сайларга тырышкан. Шуларныӊ берсе — 11”а” классы укучысы Денис Аптуков. Егет сүзләренчә, ул пауэрлифтинг белән җитди шөгыльләнә, әлеге төр спорт ярышларында дүрт тапкыр катнашкан, ә быел үз авырлык hәм яшь категориясе спортчылары арасында ятып штанга күтәрү буенча Пермь крае рекордын куйган. Аӊлашыладыр, мондый нәтиҗәләр җиӊел бирелми, даими күнегүләр генә мөмкинлекләр даирәсен ача. Дениска куелган максатларына ирешүдә тренеры Фәнис Матюшев ярдәм итә.

— Пауэрлифтинг өч төп күнегүдән тора: утырып, басып hәм ятып штанга күтәрү. Быел тәрбияләнүчем Денис Аптуков край ярышларында 14-16 яшьлек hәм авырлыгы 57 килограммнан артмаган үсмерләр арасында 90 килограмм авырлыктагы штанганы күтәреп рекорд куйды. Егет белән ике ел эшлим hәм аӊа зур өметләр баглыйм. Киләчәктә дә ул спорт белән шөгыльләнер, дип уйлыйм. Ныклыгы hәм фидакарьлеге аркасында куелган максатларга ирешә алыр, ә аныӊ исеме янә бөтен крайга яӊгырар, дип ышанам. Аныӊ яӊа рекордлары, яӊа медальләре hәм җиӊүләре булачак,- дип уртаклашты балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәнис Мингали улы.

Ярыш көне нәтиҗәләре буенча җиӊүне Үдик мәктәбе укучылары яулады, икенче урынны икенче санлы Барда урта мәктәбе командасы алды hәм өченче урынга гимназистлар иреште.

Венера Шәрәфетдинова.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *