ГТО десанты

8-9 октябрьдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы hәм икенче Барда урта мәктәбе базасында физкультура укытучылары, тренер-преподавательләре, инструкторлар өчен укулар hәм “ГТО десанты“ дип аталган пропаганда акциясе үткәрелде. Чарада крайның көньяк зонасыннан килгән вәкилләр hәм укучы яшьләр катнашты.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физкультура hәм спорт белән шөгыльләнүнең организмга ничек уңай йогынты ясавын hәркайсыбыз аңлый. Үсеп килүче буында шул сыйфатларны тәрбияләү без – өлкәннәр иңнәренә бурыч булып йөкләнгән.
8 октябрьдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексына крайның көньяк зонасында урнашкан Чернушка, Елово hәм Барда районнарыннан барысы 50гә якын кеше җыелды. Көннең беренче яртысында алар “Хезмәткә hәм оборонага әзер бул“ Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы“ модуле буенча лекция тыңладылар. Ә төштән соң “Хезмәткә hәм оборонага әзер бул“ Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы дәүләт таләпләренә яраштырып халыкны тест уздыру өчен оештыру hәм хәзерләү“ модуле буенча лекция тәкъдим ителде. Укуларны ГТОның Пермь крае төбәкара үзәге җитәкчеләре алып барды. Бу көнгә шулай ук “Батыр“ комплексы буенча экскурсия, практик күнегүләр үткәрү урыннарын әзерләү, практик занятиеләр үткәрү планлаштырылган иде.
Чараның икенче көнендә, ягъни 9 октябрьдә “ГТО десанты“ пропаганда акциясен тантаналы ачу булды. Бирегә ГТОның алтын, көмеш hәм бронза билгеләренә ия булучы яшьләр hәм теләге булганнар чакырылган иде. Акциянең физкультура-сәламәтләндерү программасы нигезен ГТО комплексы элементлары белән каршылыклар полосасын узу тәшкил итте.
Барда муниципаль районы администрациясе исеменнән катнашучыларны администрация эшләре белән идарә итүче Р.Р. Мукаев сәламләде. Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев укучыларга уңышлар, сәламәтлек hәм яхшы билгеләргә генә укуларын теләде. Шулай ук балаларга Пермь краенда ГТО комплексын тестлаштыру төбәкара үзәге җитәкчесе, самбо буенча спорт остасы А.А. Наумов мөрәҗәгать итте.
Пермь краенда ГТО комплексын тестлаштыру төбәкара үзәге инструктор-методисты Р.А. Барамыгин үрнәк рәвешендә күнегүләрне үзе башкарып күрсәтте. Тестлар башланганчы ГТО билгеләре Төлке Василиса hәм Бүре Макар күңелле көй астында балаларга төрле күнегүләр ясарга ярдәм итте.
ГТО нормалары тестларын тапшыру түбәндәгедән гыйбарәт иде: егетләр hәм кызлар каршылыклар полосасы узарга тиеш: унар тапкыр турникта күтәрелергә hәм гәүдәне идәннән күтәрү күнегүен ясарга, 30 тапкыр сикергеч белән сикерергә, каршылык аша сикерергә h.б. Билгеле, барлык күнегүләр дә вакытка башкарыла, кем тизрәк үти – шул җиңүче була.
Акциядә район мәктәпләре укучылары, край политехник колледжының Барда филиалы студентлары — барысы 180гә якын кеше катнашты. hәркем булдыра алганча өлгерлек hәм тизлек күрсәтте. Иң яхшы күрсәткечкә ия булучылар, аңлашылганча, ахырда гына ачыкланды.
Кызлар арасында җиңүче булып Үдик урта мәктәбенең 9 класс укучысы Алсу Маматова танылды, аның күрсәткече 52 секунд. Икенче күрсәткечкә Сабина Баянгулова (икенче Барда урта мәктәбе) ия булды. Шул ук мәктәп укучысы Элеонора Закирова өченче урында.
Егетләр арасында иң яхшы күрсәткечкә икенче Барда урта мәктәбеннән Денис Нәҗметдинов ия булды, аның вакыты – 47 секунд! Барда гимназиясеннән Руслан Юлаев икенче, край политехник колледжыннан Айвен Нурмөхәммәтов өченче урынга лаек булдылар.
Бәйгенең лидерлары Алсу Маматова hәм Денис Нәҗметдинов (рәсемдә) белән әңгәмә кордык.
— Җиңел атлетика hәм чаңгы спорты белән шөгыльләнәм. Мәктәпнең җыелма командасында исәпләнәм. Минем физкультура укытучым Элина Рәүхәт кызы Мөстәкыймова, тренерым Юныс Мөхлис улы Акбашев, — диде Алсу Маматова.
— Минем тренерым Роза Раиз кызы Нәҗметдинова, физкультура укытучым Алик Зөфәр улы Саликов. Җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, ГТОның алтын билгесенә иямен, — диде Денис Нәҗметдинов.
— “ГТО десанты“ пропаганда акциясе крайның бик күп районнарында үткәрелде, бүгенгә бу җиденче акция. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны физкультура hәм спортка тарту. Бардада акция зур оешканлык белән бик тантаналы үтте. Шәхсән үзем өчен спорт – тормыш ул. Җиде яшемнән самбо белән шөгыльләнәм. Спорттан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, — диде безгә чара ахырында А.А. Наумов.
Менә шулай күтәренке рухта узды бу спорт бәйрәме. Яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен мондый чаралар уздыру бик урынлы. Физкультура hәм спорт белән шөгыльләнүче яшьләребез киләчәктә тагын да күбрәк булсын!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *