Шартлар тудырыла
3 февральдә безнеӊ округка Пермь крае физик культура hәм спорт министры Т.В. Чеснокова hәм Хоккей федерациясе президенты А.М. Чикунов килде. Бу көнне Беренче Әрҗәндә территориябез өчен әhәмиятле вакыйга булды. Биредә яӊартылган хоккей мәйданчыгы ачылды. Шуны искәртеп узарга кирәк, объект балаларны сөендереп, 2018 елда ук төзелгән иде, ә быел аны түбә астына керттеләр, бу уӊайлырак шартларда уйнарга hәм күнегүләр уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Округ җитәкчелегенеӊ өстенлекле бурычларыныӊ берсе – масса-күләм спорт өчен шартлар тудыру. Актив тормыш сәламәтлек hәм озын гомер нигезе бит.








