Ак халатлы гүзәл зат

Фаниса Бизяновна Кучукова

Каенавыл ФАПы фельдшеры Фәнисә Биҗан кызы Кучукова – Искир авылы кызы. Кечкенәдән врач булу турында хыялланган кыз 1988 елда Пермь медицина училищесын бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, фельдшерлык белгечлеге алып чыга. Хезмәт биографиясе Оса район больницасында ашыгыч ярдәм фельдшеры вазыйфасы белән башлана. Биредә бер ел эшләгәннән соң язмыш аны яңадан Пермьгә алып китә, Свердлов исемендәге заводта 2 ел фельдшер булып эшли. 1991 елда тормыш иптәше белән туган авылы – Искиргә кайтып төпләнәләр. Шәhәр җиреннән аермалы буларак, авыл җирлегендә фельдшердан

Подробнее

Яраткан җиhазның яңа тормышы

Ильнур Газизянович Абляев

Ильнур Абляев hәрберебезне« йортында яраткан диваны яки кәнәфие бардыр дип уйлым. Тик аларның тышлары төссезләнә яки ямьсезләнә hәм аларны күренә торган җиргә инде куялмыйсың, ташларга да кул бармый. Нәрсә эшләргә соң? Чыгу юлы бар! Күптән түгел генә районда яңа төр хезмәт — мебельне реставрацияләү күрсәтелә башлады, аны Үдиктә яшәүче Илнур Газизҗан улы Әбләев башкара. Мин Илнурның эшләрен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә күрдем. “Татар күрми, тотып карамый – ышанмый,”- дигән әйтем бар, шуңа күрә мин дә апрель аеның кояшлы көнендә Үдиккә

Подробнее

Ата-баба йоласын дәвам итеп

Ильдар Ижгузин: Продолжая традиции предков

Сараш hәм Төнгүк авыл поселениеләре чигендә кечкенә генә Башап Түз авылы урнашкан. Монда эшлекле кешеләр яшәгәннәр hәм яшиләр, элек үз тимер осталары hәм агач осталары да булган. Илдар Мәүлит улы Ижгузин ата-баба эшен дәвам итеп агач белән эшли, аннан нәфис урындыклар, өстәлләр, култыкса баганачыклары ясый. Илдар Мәүлит улының тормыш юлы бик күп яшьтәшләре язмышы белән охшаш. Башта мәктәп, аннан – армия, училище… 17 яшеннән Илдар нефть промышленностендә: нефть скважиналары җир асты ремонты белән шөгыльләнгән, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы булган, үзе әйткәнчә,

Подробнее

Табигать – иҗатчы, мин тик бераз төзәтмә кертәм

Вагиз Маликов: "Творец - Природа, я лишь немного корректирую"

Кадерле укучым, ышанам, син урманда күп тапкырлар булгансыңдыр. Мөгаен, җиләккә яки гөмбәгә, я дусларың белән пикникка баргансыңдыр. Ә син агачлардагы үскеннәргә игътибар иткәнең бармы? Алар төрле формада: шома hәм кытыршы, шарсыман hәм бормалы-сырмалы… Безнең күпчелегебез аларга игътибар итмичә яки, нинди гариплек, дип йөз чөереп үтә. Әмма табигать — чын рәссам, тик аны күрә белергә генә кирәк. Районыбызның матур бер почмагында, Сөҗән авылында Вәгыйз Вәсит улы hәм Нәҗмекамал Сәет кызы Мәликовлар яши. Аларның йорты янына килеп җитү белән, без участокларының берсе

Подробнее

Тормышның hәр мизгеленә сөенеп

Габдульбар Габдуллович Балтаев,

18 мартта бөтен илебез Россия Президентын сайлауларга ашыкканда, Сөҗән авылында яшәүче Габделбәр Габдулла улы Балтаев үзенең 90 нчы туган көнен каршы алды. Авылның озын гомерле кешесен барысы да хөрмәт итә hәм, өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьләрдән калышырга ашыкмый, дип соклана. Бер карасаң, Габделбәр бабай ишегалдында кар чистарта, я менә кибеттән кайтып килә; әгәр җомга икән – мәчеткә ашыга. Ә җәен, hәр авыл кешесенең кебек үк, эшләре шактый: җиләген дә җыярга, гөмбәгә дә барырга кирәк, мунча себеркесен дә запаслыйсы бар. Габделбәр

Подробнее

Нәфисә Шәүкәт кызы Биктимерова: Киң күңелле кеше

Нафиса Шаукатовна Биктимирова

Нәфисә Шәүкәт кызы Биктимерова белән мин 2014 елдан башлап таныш. Бу вакытта ул Чайковский картлар hәм инвалидлар интернат-йортының Барда филиалы белән җитәкчелек итә иде. Мин бу учреждениедәге чисталыкка, уңайлылыкка, җитәкченең андагы кешеләр белән туганнары кебек аралашуына игътибар иттем. Бу ханым белән күптән якыннан танышырга тели идем. Менә бәхет тә елмайды: мине Нәфисә Шәүкәт кызы коррекция мәктәбе капкасы янында каршы алды, олы ишекне ачты, ишек төбендә үк тапочкилар бирде. Җитәкче икәнен бернәрсә дә белдерми, андыйлар турында: “Кешене урын бизәми, ә кеше

Подробнее

Бер адым алда барырга

Кульмашев Назиф

Заманча тормышны кибетләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Без анда барын да диярлек сатып алабыз. Ә бит кемдер бу сәүдә ноктасын ачкан, товар китергән, сатучылар алган. Эшмәкәрнең бурычлары күп, аны хәл итү максатка омтылучанлык, үҗәтлек, җаваплылык таләп итә — Бардадан Назиф Нәсиб улы Кульмашев нәкъ менә шундыйлардан. Бүген Назиф Нәсиб улы – үз эшен төгәл белүче уңышлы бизнесмен. Моңа ирешү юлы озак hәм авыр була. Бина сатып алып, сәүдә ноктасын ачканга кадәр, ул – югары белемле экономист, урманчы вазыйфасын башкара,

Подробнее

Көрәшче

Сильная личность: Балтаев Габдулла

СөҖән авылына кергән җирдә 2017 елның җәендә Балтаев Габдуллага багышланган баннер куелды. Шул урынга җиткәндә hәр юлчы — җәяүлеме ул, машинадамы – аңа сәлам биреп китә. Авылдан чыгып киткәндә дә шулай. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2017 ел ахырында Балтаев Габдуллага 80 яшь тулган булыр иде. Аның турында белгәннәремне сезнең белән уртаклашырга телим. Балтаев Габдулла Мөхәммәткасыйм улы 1937 елның 29 декабрендә Бибиәсма hәм Мөхәммәткасыйм гаиләсендә унөченче бала булып туа. Ятимлек ул туганчы ук тәкъдиренә язылган булган, күрәсең, чөнки шул елның кара август

Подробнее

Алар илгә җиңү алып кайтты

Сафаров Хабиб Сабирзянович

Сафаров Хабиб Сабирзянович 1943 елның 2 февралендә зур, канкойгыч Сталинград сугышы тәмамлана. Ул ике йөз көн hәм төн Сталинградның үзендә, аның стеналарында, Идел hәм Дон елгалары арасындагы кырларда дәвам итә. Фронт 100 мең кв. километрга сузыла. Быел Сталинград сугышына 75 ел тула. Шул уңайдан, шушы дәhшәтле, коточкыч сугышта катнашкан сугыш hәм хезмәт ветераны Сәфәров Хәбиб Сабирҗан улы турында язмакчы булам. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ветераныбыз безнең арада юк. Шулай да 2000 елда мин Хәбиб бабайның Бөек Ватан сугышы турында сөйләгән

Подробнее

Сабыйларга күңелен биреп

Семья Хасановых: частичку сердца - детям

Гәүhәрия Хәмит кызы hәм Фаил Муллаәхмәт улы Хәсәновлар 1996 елдан опекун гаилә, ә 2004 елдан – тәрбиягә балалар алган гаилә булдылар. Бүген Хәсәновлар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә, 11 бала тәрбияләп чыгардылар, алар тормышта үз урыннарын тапты: кемдер инде эшли, ә кемдер белем ала. Чын нык гаиләнең төп асылы – ул инде бусагадан атлап керү белән сизелүче, сүз белән аңлатып бирә алмаслык уңайлылык hәм җылылык. Нәкъ менә бу атмосфераны Хәсәновларга килгән hәркем тоя. Хәсәновлар гаиләсе үз йортында яши, анда балаларның уңайлы

Подробнее