Яраткан җиhазның яңа тормышы

Ильнур Газизянович Абляев
Ильнур Абляев

hәрберебезне« йортында яраткан диваны яки кәнәфие бардыр дип уйлым. Тик аларның тышлары төссезләнә яки ямьсезләнә hәм аларны күренә торган җиргә инде куялмыйсың, ташларга да кул бармый. Нәрсә эшләргә соң? Чыгу юлы бар! Күптән түгел генә районда яңа төр хезмәт — мебельне реставрацияләү күрсәтелә башлады, аны Үдиктә яшәүче Илнур Газизҗан улы Әбләев башкара.
Мин Илнурның эшләрен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә күрдем. “Татар күрми, тотып карамый – ышанмый,”- дигән әйтем бар, шуңа күрә мин дә апрель аеның кояшлы көнендә Үдиккә юл тоттым.
Без аны Пермьнән әле генә кайтарылган җиhазларны реставрацияләүгә кирәк булган тукымалар, поролон, пружина блоклары hәм башка материалларны бушаткан вакытта күрдек. Мәшгуль булуына карамастан, Илнур Газизҗан улы безне елмаеп каршы алды, бар эшен читкә куеп, безнең әңгәмәгә кушылды. Гадәттәгечә, беренче:“ Ничек сезнең башыгызга шундый уй килде? Кешеләргә нәкъ менә бу хезмәт кирәклеген ничек аңладыгыз?“ — дигән сорау булды.
— Бервакыт без тормыш иптәшем hәм күршебез белән Осадан кайтып килә идек. Арткы утыргычта мебель тукымасы ята – кәнәфине төзекләндерергә уйлаган идем. Күрше тукыманы күреп, безгә ул нигә кирәк дип кызыксынды. Тормыш иптәшем аңлаткач, күршебез: “ Миңа да йомшак мебельне төзекләндерергә кирәк иде бит!“- диде. Ә мин аңа эшләп карарага тәкъдим иттем. Төзекләндердем – аңа ошады. Соңрак минем эшләремнең фотоларын “Вконтакте” социаль челтәренә куйдык. Кешеләр кызыксынды hәм беренче заказлар ясалды, — дип хәтеренә төшерә Илнур.
Шул хәлдән соң инде өч елга якын вакыт узган. Бүген предприятиедә җитәкчедән башка тагын өч кеше эшли: тегүче, тышлаучы hәм төрле эшләр башкаручы. Мебельне “киендергән” ангар азлап кирәкле техника белән тулылана бара. Беренче вакытта кулларны тиз арыткан кул степлеры куллансалар, совет заманындагы картәнисенең апасыннан калган иске аяк тегү машинасы белән тышлыкны тексәләр, хәзер инде hәммә кирәкле әйбер бар: мебель hәм каркас өчен hөнәри hава степлерлары да, автомат тегү машиналары да. Ә лобзиклар, шуруповертлар hәм төрле пычкылар санап бетергесез.
— Мин белемем буенча шофер-механик, хезмәт биографиям техника, машиналар белән бәйле. Йөк ташу, автомобильләрне төзекләндерү белән шөгыльләндем, биш ел элек үз автосервисым булган иде. Бу эш минем күңелемә ятмавын сизә идем. Автосервисны япкач, ике ел нәрсә туры килсә, шуны эшләп йөрдем, үз юлымны эзләдем. Бәхетле очрак булышты, — дип елмая әңгәмәдәшем, — нигә мин элек үк мебель реставрациясе белән шөгыльләнмәгәнмен, нигә елларны үземә ошамаган эшкә сарыф иткәнмен икән дип, еш уйлыйм, бүген мин инде икенче дәрәҗәгә ирешкән булыр идем. Үз эшемне бик яратам, иҗат итәргә, ясарга, яңартырга ошый. Кайвакыт башкарылган эшкә карыйм да, чынлап та моны без булдырдык микән, дип уйлыйм.
Өч ел эчендә “сарафан радиосы“ hәм интернет үз эшен башкарды, предприятие чәчәк ата, заказлар күбәя бара. Хәзер теләүчеләр бер ай алдан язылып куялар, тышларга, ягъни тышлыкны, поролонны алыштырырга, кәнәфиләр hәм диваннар алып киләләр. Рәхмәтле клиентлар бердәм коллективның эш нәтиҗәсен күргәч шаккаталар, кайберәүләр хәтта бу аларның иске, хәзер инде яңа, мебельләре икәненә ышанмыйлар да. Заказлар Оса, Пермь, Куеда, Чернушка шәhәрләреннән дә килә. Реставратор сүзләренчә, эштә велюр, рогожка, жаккард, ясалма тире hәм әйберне җиңел чистартырга мөмкинлек биргән махсус пропитка белән флок — яңа тукыма кулланыла.
— Мин үзлектән өйрәнгән кеше, бар тышлау техникасын үзем өйрәндем. Ләкин моныңда гына тукталып калмыйм, әле генә “каретная стяжка”ны үзләштердек hәм ясый башладык – бу йомшак мебельне, корпуслы мебельнең фасадларын, диварларның панельләрен декоратив тышлау технологиясе. Бу исем аңа патша кареталары хөрмәтенә кушылган, аларның эчке ягы төймәләр белән бизәлгән булган, — ди оста.
Бүген шәхси эшмәкәр Әбләев реставрацияләү белән генә түгел, яңа мебель – диваннар, йомшак мебель комплектлары, чүкеп ясалган “карета стяжкасы” белән кәнәфи-таган ясау белән дә шөгыльләнә. Планда — корпуслы мебель ясар өчен ангарга янкорма төзү. Менә шулай яши яшь эшмәкәр, авылдашларын хезмәт урыны белән тәэмин итә hәм мебельгә икенче тормыш бирә.
Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *