Батыркаевлар хуҗалыгы — крайда иң яхшысы
16 ноябрьдә Пермьдә “Иң яхшы ветеран гаилә хуҗалыгы-2017“ край смотр-конкурсы үтте, анда Барда районын Озын Яланнан Әдибә Фазил кызы hәм Равил Мөбәрәк улы Батыркаевлар тәкъдим итте. Алар бу хөрмәткә этаплап сайлап алу буенча лаек булдылар. hәм край конкурсы Батыркаевларга җиңү шатлыгы бүләк итте. Бу гаилә, чыннан да, уникаль. Гаилә башлыгы Равил Мөбәрәк улына 71 яшь. Ул Озын Ялан урта мәктәбенең физкультура укытучысы. Педагогик стажы 50 ел. 28 ел район ОБЖ укытучылары методик берләшмәсе белән җитәкчелек итте. “Халык мәгарифе отличнигы“, “Физик









