Көрәшче

Сильная личность: Балтаев Габдулла
СөҖән авылына кергән җирдә 2017 елның җәендә Балтаев Габдуллага багышланган баннер куелды. Шул урынга җиткәндә hәр юлчы — җәяүлеме ул, машинадамы – аңа сәлам биреп китә. Авылдан чыгып киткәндә дә шулай.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2017 ел ахырында Балтаев Габдуллага 80 яшь тулган булыр иде. Аның турында белгәннәремне сезнең белән уртаклашырга телим.
Балтаев Габдулла Мөхәммәткасыйм улы 1937 елның 29 декабрендә Бибиәсма hәм Мөхәммәткасыйм гаиләсендә унөченче бала булып туа. Ятимлек ул туганчы ук тәкъдиренә язылган булган, күрәсең, чөнки шул елның кара август төнендә әтисе Мөхәммәткасыймны өеннән алып чыгып китәләр. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмый…
Башлангыч белемне туган авылы Сөҗәндә алганнан соң, Габдулла Султанай мәктәбендә укый, ә урта белемне Барда мәктәбендә ала. Султанайга hәм Бардага йөргәндә ул авыл араларын көзен-язын җәяү, кышын hәрвакыт чаңгыда үтә. Бардага бару өчен туры юл Сөҗәннән Бәрәү таулар аша үтә. Башта Икенче Әрҗәнгә, аннан соң район үзәгенә кадәр юл тотарга кирәк. Ул ара 15 чакрымлап килеп чыга. 1955 елда Габдулла янә бер авылдашы белән бергә Барда урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Алар – авылның урта белем алган беренче карлыгачлары.
Озын юлларны hәрвакыт җәяү hәм чаңгыда үтүче егет мәктәптә укыганда ук инде мәктәп hәм район чаңгы ярышларында катнаша. Укуын тәмамлаганнан соң бер ел урман кисүдә эшли: өс-башны юнәтергә кирәк бит. 1956-58 елларда ул Красноуфимск техник училищесында укып, аны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. (Алга узып әйтергә кирәк: Пермь дәүләт университетының юридик факультетын шулай ук “5“ ле билгеләренә генә бетерә). Аннан соң Мари автономияле республикасы башкаласы Йошкар-Оланың тимер юл станциясендә алты ел вагоннар караучы булып эшли.
Менә биредә инде ул ныклап чаңгы спорты белән шөгыльләнә. hәм 1964 елда “СССРның спорт мастеры“ исемен ала. Бу вакытта аңа 27 яшь була.
1964 елдан башлап тормышы hәм хезмәт юлы Пермь белән бәйле. Ул милиция органнарында хезмәт итә. Бу вакытта спорт инде аның чын-чынлап яшәү рәвешенә әверелә. Алтмышынчы еллар уртасында Пермьдә “Динамо“ командасын Олимпия чемпионы, СССРның атказанган тренеры Павел Константинович Колчин җитәкли. Бу чор Габдулла Балтаев өчен аеруча нык күтәрелеш еллары була. Барлык авырлыкларны җиңәргә, яңа үрләр яуларга Балтаев Габдулла үзенең остазларыннан өйрәнә.
1964 елдан 1977 елга кадәр өлкә командасы составында милиция тармак многоборьесы буенча зона, РСФСР hәм Советлар Союзы беренчелегенә күп ярышларда катнаша. Шушы чорда ул бөтен Советлар Союзын аркылыдан буйга үтә: Чебоксар, Самара, Тольятти, Орджоникидзе, Киров, Харьков, Куйбышев, Тамбов, Минск, Барнаул, Владивосток h.б. шәhәрләрдә була. Нәтиҗәләре дә саллы: 1971 елда Габдулла абый биатлон буенча СССР чемпионы титулын яулый. Ә 1972 елда ул милицейское многоборье буенча СССР чемпионы була.
Миндә “Звезда“ газетасының 1972 елның 25 июль саны саклана. Анда “Г.Балтаев – СССР чемпионы“ дигән хәбәр бар. Мин ул хәбәрнең ирекле тәрҗемәсен кыскартып тәкъдим итәм. Газета Чебоксарда милицейское многоборье буенча СССР чемпионаты узу турында хәбәр итә. Многоборьега алты төр ярыш керә: мотоциклда йөрү техникасы, пистолеттан ату, каршылыклар полосасын үтеп чыгу, урында ориентлашу белән кросс, 100 метрга йөзү, 15 км милиция формасында йөгерү. Шушы многоборьеда Пермьнән өлкән сержант Габдулла Балтаев иң яхшы күрсәткечкә ия булды, ул СССР чемпионы исемен яулады, диелә. 136 спортчы арасында икенче урынны яулаган көндәшеннән 200 очко күбрәк җыеп беренчелекне яулый ул. Бу вакытта аңа 35 яшь була.
Аеруча билгеләргә кирәк: шушы төр спорт буенча ул беренче СССР чемпионы. Барысы дүрт тапкыр Россия чемпионы да әле! Шулай ук самбо, йөзү, ату буенча спорт мастерлыгына кандидат званиесен дә яулый. Нинди күпкырлы спортчы була ул!
Хезмәт итү чорында “Милиция отличнигы“, 1-3 нче дәрәҗәдәге “Намуслы хезмәте өчен“, “Хезмәт ветераны“ медальләре белән бүләкләнә.
1992 елда милиция капитаны Балтаев Габдулла, лаеклы ялга чыгып, гаиләсе белән туган авылы Сөҗәнгә кайтып урнаша. Биредә дә ул актив яшәү рәвеше алып бара. “Ашатли“ спорт базасында директор вазыйфаларын башкарганда аның җитәкчелегендә чаңгычылар өчен подъемник ясала, яңа чаңгы трассалары булдырыла. Ә аннан соң, гаиләсенә якынрак булу максатыннан, авыл клубына директор булып урнаша. hәр җирдә hәм hәрвакыт ул спорт hәм мәдәни эшчәнлек алып бара. Тормышка гашыйк, киң эрудицияле, искиткеч тырыш, гаҗәеп кешелекле, шат күңелле, оста баянчы hәм җырчы, шул ук вакытта бик гади кеше иде ул.
Яхшы гаилә башлыгы да иде. Тормыш иптәше Равилә белән ул hәм кыз тәрбияләп үстерделеәр. Улы Газинур шулай ук чаңгы буенча спорт мастеры. Бөреҗле авыл җирлеге Габдулла Балтаев призына чаңгы ярышлары үткәрүдә аның дәвамчылары Газинур hәм Ләйсән балалары белән актив катнашалар.
Алга таба әле зур-зур планнар, спорт ярышлары, кызыклы очрашулар көтелә иде. 2001 елның 16 мартында кинәт аның йөрәге тибүдән туктады. Нинди аяныч hәм гаделсезлек!
Безнең шагыйребез Идият абый Әширов аның турында болай язды:
Көрәшче ир-атлар иртә китә,
Бу сүзләрдә хаклык бар, димәк.
Егылдың hәм киттең… ярышларда
Йөрәге ярылып үлгән ат сымак.
Мин бүген Габдулла абый феномены турында еш уйланам. hәр җирдә алдынгы рәтләрдә яисә беренче! Каян алган ул шундый көчне? Кечкенә бер татар авылыннан чыгып, татар мәктәбендә укып, шундый биеклекләргә күтәрел әле син!
Каян көч-куәт алынган? “Халык дошманы улы“ дигән тамганы күтәргәндә кеше арасында ким-хур булмаска тырышканмы? Газиз әнисе hәм апаларының йөзенә кызыллык китермәс өченме? Болары да хак бит. Ләкин шуларга өстәп, рухы-җаны белән көчле шәхес булып тәрбияләнгән. Туган илгә тугры хезмәт итүнең лаеклы hәм чын үрнәге ул яшь буынга. Сүземне Шаhинур Мостафинның шигырь юллары белән тәмамларга телим:
Көрәшчеләр рухы көч-дәрт бирә —
Без яшибез Сезгә табынып,
Габдулла абый!
Кадрия УРАЗОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *