Ата-баба йоласын дәвам итеп

Ильдар Ижгузин: Продолжая традиции предков
Сараш hәм Төнгүк авыл поселениеләре чигендә кечкенә генә Башап Түз авылы урнашкан. Монда эшлекле кешеләр яшәгәннәр hәм яшиләр, элек үз тимер осталары hәм агач осталары да булган. Илдар Мәүлит улы Ижгузин ата-баба эшен дәвам итеп агач белән эшли, аннан нәфис урындыклар, өстәлләр, култыкса баганачыклары ясый.
Илдар Мәүлит улының тормыш юлы бик күп яшьтәшләре язмышы белән охшаш. Башта мәктәп, аннан – армия, училище… 17 яшеннән Илдар нефть промышленностендә: нефть скважиналары җир асты ремонты белән шөгыльләнгән, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы булган, үзе әйткәнчә, ярты төньякны йөреп чыккан, Ноябрьск, Муравленко, Няганьда булган, күп еллар гаиләсе белән Нижневартовскида яшәгән. 1991 елда туган авылына кайтканнан соң вахта ысулы белән эшләгән. Ә 2012 елда лаеклы ялга чыкккач йорт төзә башлаган.
— Бу минем өчен агач эшенә үзенә күрә бер этәргеч булды. Аш-су бүлмәсе өчен лобзик белән ишек, өстәл hәм эскәмияләр ясап карарга булдым – уңышлы чыкты. Соңрак кыру станогы җыйдым, аныңда ”Нәрсә килеп чыгар икән?“, дигән уй белән төрле нәрсәләр ясый башладым. Мәрьям оныгым тугач аның өчен беренче урындыгымны ясадым. Акрынлап, 2016 елга иске бураны остаханәгә әверелдердем, анда кирәкле җиhазлар, станоклар булдырдым hәм катлаулырак әйберләр – артсыз урындыклар, өстәлләр ясый башладым. Ел эчендә 100дән күбрәк урындык ясадым, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Оста каен агачы белән эшләргә ярата икән, ул башка агачларга караганда ныграк, сыгылмалы hәм эшкәртүгә җайлы, вакланмый, ярылмый hәм сынмый, җиңел шомартыла hәм полировкалана, әйбер матур килеп чыга. ”Башта чималны ишегалдыннан җыйдым, кайда нинди кадаксыз тактачык ята – барысы да эшкә ярады, ә бүген яхшы чимал сатып алам, эш өчен ”кышкы агач“ алам, аныңда дымлылык аз, шулай булгач корытуга да вакыт аз китә“, — ди Илдар Мәүлитович.
Оста сүзләре буенча, артсыз урындыклар, өстәлләр кырып эшләнгән элементларын hәм гомумән бар композицияне ул күп вакытта үзе уйлап чыгара, кайвакытта үз уйланмаларын кушып башка осталардан, нәрсәнедер интернеттан да күчереп ала, нәтиҗәдә үзенчәлекле, эксклюзив әйбер барлыкка килә. Үз эшенең төп нәтиҗәсе итеп табышны түгел, ә барлыкка килгән әйбердән, баскычмы ул, өстәлме яки тормыш иптәше соравы буенча ясалган гади гөлләр аслыгымы, рухи канәгатьләнүне саный ул. Аның фикеренчә, hәр әйбер шатлык китерергә тиеш.
Әңгәмәбезгә кушылып, тормыш иптәше Гөлнур Шәйхинур кызы әйберләрнең төп өлеше заказ буенча эшләнүен билгеләде. Әгәр элек гөл аслыклары ясарга сорасалар, хәзер исә күпчелек урындыклар, өстәлләр, журнал өстәлчекләре ясауны сорыйлар. Арткан продукция туганнарга, дусларга бүләккә китә. ”Мондый әйберне бүләк итү дә күңелле, беренчедән, үз кулларың белән ясалган, икенчедән, карагыз, нинди матур, бу бит фабрика эше түгел, hәр әйбергә Илдар күңеленең бер өлешен сала“, — дип елмая Гөлнур апа.
Ижгузиннарның киләчәккә планнары күп: мал-таур асрарга телиләр, инде абзарны да төзекләндергәннәр, бакчада да тиздән эшләр күп булачак, тик эш арасында яраткан шөгыль өчен hәрвакыт буш вакыт табып була. Бит йортны да бизәргә, тәрәзә йөзлекләре ясарга, агач бизәү эшләренә өйрәнергә, җитмәсә, заказны — зур аш өстәлен ясарга кирәк.
Хуҗалар белән инде саубуллашкач, мин ишек янында утырган эскәмиягә игътибар иттем. Аңа 60-70 ел икән, ул Илдар Мәүлит улының картәнисе өчен туганы тарафыннан ясалган. Ижгузиннар нәселендә оста ир-егетләр бик күп булган. Бу эскәмияне ясаган Мәҗит бабай авылдашлары өчен шкафлар, өстәлләр, урындыклар да ясаган, ә тимер остасы Мәлик бабай ат дагалары эшләгән. Менә нинди алар – башаптүзлеләр – эшчән, бердәм халык. Мәсәлән, 2016 елда үз көчләре белән hәм үз акчаларына авылда мәчет торгызганнар, хәзер азан тавышы hәр йортка ишетелә.
Венера ШАРАФУТДИНОВА


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *