Ак халатлы гүзәл зат

Фаниса Бизяновна Кучукова
Каенавыл ФАПы фельдшеры Фәнисә Биҗан кызы Кучукова – Искир авылы кызы. Кечкенәдән врач булу турында хыялланган кыз 1988 елда Пермь медицина училищесын бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, фельдшерлык белгечлеге алып чыга.
Хезмәт биографиясе Оса район больницасында ашыгыч ярдәм фельдшеры вазыйфасы белән башлана. Биредә бер ел эшләгәннән соң язмыш аны яңадан Пермьгә алып китә, Свердлов исемендәге заводта 2 ел фельдшер булып эшли.
1991 елда тормыш иптәше белән туган авылы – Искиргә кайтып төпләнәләр.
Шәhәр җиреннән аермалы буларак, авыл җирлегендә фельдшердан икеләтә җаваплылык көтелә. Авылда ул – беренче ашыгыч ярдәм, аңа акушер да, педиатр да, терапевт та булырга кирәк. Ул 20 ел эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплый, hәрдаим белемен арттыру өстендә эшли, авылдашларына тугрылыклы хезмәт итә.
2012 елда Кучуковлар Бардага күченеп килә hәм Фәнисә бер ел гимназиядә эшли.
Каенавылда озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән тәҗрибәле фельдшер Фәридә Әмирова лаеклы ялга туктагач, район больницасы баш врачы Илнур Әдhәм улының тәкъдиме белән Фәнисә бирегә эшкә килергә ризалык бирә. Авылыбызга килгән чибәр, зәвык белән киенгән, кечкенә генә гәүдәле хатын-кызда күпме җаваплылык, тырышлык, яхшылык булганын авылдашлар бик тиз аңлады hәм тиз арада аны яратып, үз итеп өлгерде. Ул кыска вакыт эчендә авылыбызның кечесен, олысын танып алды, кешеләргә игътибарлы, олы җанлы, киң күңелле, ачык йөзле булды. Иң мөhиме – Фәнисә тирән белемле, эшен яратып башкаручы фельдшер.
Ул авыруларга дөрес диагноз куя, дәвалау чараларын үткәрә, каты авыруларны өйләренә барып дәвалый, профилактика чаралары үткәрә, диспансеризация үтүне оештыра. Авылга читтән кайткан балаларны (бигрәк тә җәй көннәрендә), олыларны беркайчан да кире бормый, ярдәм итә, өстәвенә документлар тутыру да күпме вакыт ала.
Кызганыч, соңгы елларда медицинада, мәктәпләрдә “кеше башына карап“ дигән термин барлыкка килде. Нәтиҗәдә 400 дән күбрәк халыклы авылга, 150 дән артык укучысы булган урта мәктәпкә бер генә фельдшер хезмәт күрсәтә, шуңа карамастан, ул барсына да өлгерергә тырыша, алдагы көннәрдә физкабинетны торгызу турында хыялланып яши.
Тырышлык кайда да югалмый, алар тормыш иптәше белән Бардада матур йорт җиткерделәр, гаилә иркен, мул тормышта яши. Ике бала тәрбияләп, мөстәкыйль тормышка озаттылар, инде онык күрергә дә насыйп булган.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Фәнисә Биҗан кызына авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, матур теләкләребезне әйтәбез, гаиләсенә исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш, балалар бәхете телибез. Авылдашларның сезгә булган ихтирамын тоеп, кешеләргә ярдәм итә алуыгызга сөенеп яшәргә язсын.
Каенавыл ветераннар советы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *