Алар илгә җиңү алып кайтты

Сафаров Хабиб Сабирзянович
Сафаров Хабиб Сабирзянович

1943 елның 2 февралендә зур, канкойгыч Сталинград сугышы тәмамлана. Ул ике йөз көн hәм төн Сталинградның үзендә, аның стеналарында, Идел hәм Дон елгалары арасындагы кырларда дәвам итә. Фронт 100 мең кв. километрга сузыла.
Быел Сталинград сугышына 75 ел тула. Шул уңайдан, шушы дәhшәтле, коточкыч сугышта катнашкан сугыш hәм хезмәт ветераны Сәфәров Хәбиб Сабирҗан улы турында язмакчы булам. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ветераныбыз безнең арада юк. Шулай да 2000 елда мин Хәбиб бабайның Бөек Ватан сугышы турында сөйләгән истәлекләрен язып алган идем.
Матур табигатьле, тирә ягы урман белән чолганып алынган Әмировка авылында Сабирҗан hәм Гыйлемнур Сәфәровлар гаиләсендә төпчек ир бала булып Хәбиб туа. Аңа кадәр гаиләдә Әләм, Әхәт, Әмин, Фарук абыйлары булалар. Шушы зур гаиләдә эш, мәшәкатьләр күп була. Мал-туарны, атларны күп асрыйлар. Шул ук вакытта колхоз эшендә дә эшлиләр. Яшьлегенең иң гүзәл, иң матур чагында – 18 яше яңа гына тулганда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Булган бөтен хыяллары мизгел эчендә чәлпәрәмә килә, аңа да иптәшләре, авылдашлары, абыйлары кебек кулына корал алып Ватан сагына китәргә туры килә. Бу гаиләдән сугышта 4 егет катнаша, Әхәт hәм Әләм абыйлары мәңгегә сугыш кырларында ятып кала.
— Безне башта җыештырып Чибәркүлгә китерделәр, шунда без хәрби әзерлек үттек, хәзергечә әйтсәк учебка була инде. Хәрби лагерьда 5-6 ай чамасы вакыт узгач, безне – яшь кенә солдатларны Сталинград сугышына озаттылар. Генерал Чуйков командалыгында булдым. Күпчелек мин разведкада хезмәт иттем. Без – сугышчылар hәр адым җир, шәhәр өчен көрәшеп үләргә ант иттек. Сталинград өчен каты сугышлар барды. Шул тирәдәге авыл өчен өч тапкыр атакага күтәрелдек, тик башны да күтәрерлек түгел, немецлар бомбага тоталар яисә артиллерия уты ачалар. Соңгы мәртәбә алга дип күтәрелгәндә мин яраландым hәм дошман кулына эләгә яздым. Иптәшләрем күреп калмаса, белмим, язмышым нәрсә белән тәмамланган булыр иде. Шушы авыр яралар белән мине Горький шәhәрендәге хәрби госпитальгә китергәннәр, үзем госпитальдә генә аңыма килдем. Монда алты ай дәваландым. “Сталинград оборонасы өчен“ медален миңа госпитальдә тапшырдылар, — дип сөйләде ветераныбыз.
Терелгәч, кабат фронтка китә, сугышны дәвам итә. Көнбатыш Украинада, Белоруссия җирләрендә, күпме шәhәрләрне, авылларны немецлардан азат итә, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Сугыш тәмамлангач та, тиз генә туган якларга кайту насыйп булмый аңа. Латвия hәм Литвада, Калининград өлкәсендә күперләр төзиләр, балта остасы булып эшләргә дә туры килә. 1948 елда хезмәтен тутырып туган якларга кайта. Бер ел чамасы Александровск шәhәре янында (Пермь өлкәсе) нарядта эшли. Монда ул үзенең гомерлек хәләл җефете – Рафиганы очрата, алар 1949 елда өйләнешәләр. Яшь гаилә Әмировкада яши башлый. Алты балага: Роза, Фаека, Рәфкат, Рамил, Раушания hәм Розалиягә гомер бүләк итәләр. Хәбиб бабай лаеклы ялга чыкканчы гел колхозда эшли. Ферма мөдире була, бригадир, участок начальнигы булып та эшли. Борчак, җитен үстерү буенча гел алдынгылар рәтендә баралар.
— Хәзер кинофильмнарда яртысын гына дөрес күрсәтәләр, кызым. Чынлыкта фронтта бөтенләй башкача булды. Сталинград өчен бик каты сугышлар барды. Кая карама җимерелгән йортлар, биналар, җир белән тигезләнгән авыллар, йортсыз калган халык, бала-чага, мохтаҗлык – исең китәрлек. Без үзебез дә авыр хәлдә идек. Ачлы-туклы көннәребез күп булды. Йокларга урын юк. Яңгыр ява, өс-башларыбыз су булган чаклар, кар өстендә йоклаган төннәр күп булды. Учак ягарга ярамады, төтен күренсә, немецлар шул ук вакытта ут ачалар иде. Үземнең иптәшләремне, күпме полкташларымны югалттым, алар мәңгелеккә ятып калдылар. Шушындый авыр шартларда да без гел алга бардык. Барысына да түздек, сабыр иттек, бер адым да артка чигенмәдек. Ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры килде. Ризык бетмәгәч, Ходай гомер биргәч исән-сау сугыштан кайттым. Ил-көннәребез тыныч булсын, без күргән сугыш афәтләрен балаларга, оныкларга күрергә язмасын, — дип сөйләде Сталинград сугышында катнашкан фронтовик. Сугыш hәм хезмәт ветераны, күп медальләр, орденнарга лаек булган ветераныбыз Сәфәров Хәбиб Сабирҗан улы 83 яшендә дөньядан китеп барды.
Зилә ДУСКАЕВА.
Карман авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *