Нәфисә Шәүкәт кызы Биктимерова: Киң күңелле кеше

Нафиса Шаукатовна Биктимирова
Нәфисә Шәүкәт кызы Биктимерова белән мин 2014 елдан башлап таныш. Бу вакытта ул Чайковский картлар hәм инвалидлар интернат-йортының Барда филиалы белән җитәкчелек итә иде. Мин бу учреждениедәге чисталыкка, уңайлылыкка, җитәкченең андагы кешеләр белән туганнары кебек аралашуына игътибар иттем.
Бу ханым белән күптән якыннан танышырга тели идем. Менә бәхет тә елмайды: мине Нәфисә Шәүкәт кызы коррекция мәктәбе капкасы янында каршы алды, олы ишекне ачты, ишек төбендә үк тапочкилар бирде. Җитәкче икәнен бернәрсә дә белдерми, андыйлар турында: “Кешене урын бизәми, ә кеше урынны бизи“, — диләр.
Әңгәмәдәшем белән озак сөйләшүдән соң аның кабатланмас, киң күңелле, ачык, тынгысыз, очышлар hәм уңышсызлыклар кичергән кеше булуын аңладым. Әйдәгез, барысын да тәртип белән.
Нәфисә Шәүкәт кызы Бардада педагог hәм партия хезмәткәре гаиләсендә туа. Аның сүзләре буенча, аларның йорты клуб каршында була (хәзер — үзәк китапханә), биредә чаралар, җыелышлар үткәргәндә, ул вакыттагы җәмгыятьнең төп активы – укытучылар аларга килә. Шуңа күрә аның укытучы профессиясен сайлавы гаҗәп түгел. Ул беренче югары белеменә Шадринск педагогия институтын тәмамлагач ия була.
Нәфисә Шәүкәт кызы Свердловск сәяси институтын кызыл дипломга тәмамлый – аның сайлавы очраклы түгел. Мәктәп эскәмиясеннән башлап ул җәмәгать эшенә омтыла: отрядлар советы, дружина советы рәисе, комсомол оештыручысы, комсомол оешма секретарен hәрвакыт үзидарә мәсьәләсе борчый.
Әңгәмәдәшем хезмәт эшчәнлеген Әрҗән сигезьеллык мәктәбендә башлый. Аннан пионерлар йортында эшли, район комсомол комитеты секретаре вазыйфасын башкара, Барда урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы hәм тәрбия эше буенча директор урынбасары, тәрҗемәче, бизнес-леди була. Бизнес белән барып чыкмый, әмма шул уңайдан Нәфисә Шәүкәт кызы тормыш иптәше Бежан Яшаевич Перадзены очрата, алар инде 20 елдан күбрәк бергә тату яшиләр, кызлары Мариамны тәрбиялиләр. Хәзер ул 3 курс студенты, башлангыч класслар укытучысы булачак.
— Минем тормыш иптәшем милләте буенча грузин, hәр җәй аның туган ягы – Зестафони районына барырга тырышабыз. Грузиннар киң күңелле, ачык, кунакчыл халык. Бергә егерме ел яшәү дәверендә мин грузин кухнясын тулысынча үзләштердем, ирем мин пешергән мчади hәм хачапурины ярата, — дип уртаклаша Нәфисә Шәүкәт кызы.
Нәфисә Шәүкәт кызын белүчеләр аны тик уңай яктан билгелиләр. Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихның җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева Нәфисә Шәүкәт кызын компетентлы, инициативалы, югары квалификацияле, коллективта имин атмосфера тудыручы, җәмәгать оешмалары hәм хәйрия фондлары белән тыгыз элемтә урнаштыручы җитәкче буларак характерлый. Ул әйләнә-тирәдәгеләргә генә түгел, үзенә карата да таләпчән.
Ул җитәкчелек вазыйфасына 2005 елда Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры буларак башлый, биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәргә көнкүрешне төзекләндерү, медицина ярдәме күрсәтү буенча эшләр алып бара. Бу эшчәнлек киләчәктә Озын Яланда картлар hәм инвалидлар өчен интернат-йорт барлыкка килүгә китерә, ул 10 ел эшли, хәзер, билгеле булганча, ябылган.
— Өлкән кешенең ниндидер факторлар сәбәпле инвалид булуын күрү бер, ә баланың сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булып тууын күрү башка нәрсә, тик балалар үз мөмкинлекләреннән чыгып үсәләр, hәм моны күреп, без юкка эшләмәгәнлегебезне аңлыйбыз. Коррекция мәктәбендә эшләү — ул фидакарь хезмәт. Биредә үзенчәлекле кешеләр эшли, hәм барлык авырлыкларга карамастан, сабырлык hәм кешелеклелекләре белән алар балалар җәмгыятьнең тулы кыйммәтле әгъзалары булсын өчен барысын да эшлиләр, — ди учреждение директоры. – Без бөтен белгечләр спектры – психолог та, дефектолог та, логопед та булсын өчен тырышабыз, балалар край үзәгенә бармыйча өстәмә ярдәм алсыннар өчен түләүле хезмәтләргә күчәбез. Кайнар, салкын су үткәрергә hәм спонсорлар ярдәме белән кызлар өчен технология кабинетын җиhазларга планлаштырабыз.
Безнең сөйләшү күбрәк хезмәт эшчәнлеге турында барды — әңгәмәдәшем үзе турында сөйләргә бик яратмый, аңа картлар йортындагылар hәм хәзерге коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр турында сөйләү кызыграк. hәм әңгәмәдәшем бирегә — коррекция мәктәбенә соңрак килүенә генә үкенә. “Бу бик игелекле эш, мин инде пенсиядә, ә балалар өчен әле тагын күп нәрсәләр эшлисем килә“, — диде хушлашканда Нәфисә Биктимерова.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *