4 майда базар мәйданында бакча эшен яратучылар өчен мөhим вакыйга – быелгы беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу чараны без дә читләтеп үтә алмадык. Мин базарга Ленин урамы ягыннан кердем hәм шундук авыл хуҗалыгы кошлары: тавыклар, үрдәкләр, чебиләргә игътибар иттем. Сул яктан җирдә эшләү өчен кирәкле секатор, балта, йомшарткыч (разрыхлитель), тырма, кайчылар h.б. инвентарь белән палатка урнашкан иде.
Бу көнне базар мәйданы шау-гөр килде. Кайберләре үз товарларын сатарга теләсә, икенчеләре алты сотые өчен иӊ кирәклесен алып кайтты. Ә сайлау мөмкинлеге чыннан да зур булды: кәбестә hәм бакча җиләге, помидор hәм кыяр, борыч hәм төрле чәчәкләр үсентеләре. Петуния белән палатка аерым игътибарга лаек иде. Бу кызыл-зәӊгәр-шәмәхә “келәм“ аеруча күӊелне җәлеп итте. Алга таба карлыган, алма hәм груша куакларын күрдек. Әлбәттә, бүгенге көндә бу бакча культуралары белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый, әмма сортларныӊ төрлелеге сокландыра. Кайберләре кар яуганчы җимеш бирә, икенчеләре гадәти булмаган төскә яки үзенчәлекле тәмгә ия. Шулай ук сатуга суган, бәрәӊге, өй чәчәкләре, агачтан эшләнгән әйберләр, үрелгән кәрзиннәр h.б. тәкъдим ителде. Барысын да санап бетерерлек түгел. Минемчә, бу ярминкәнеӊ иӊ гадәти булмаган үсемлеге тут агачы (шелковица, тутовое дерево) иде.
Зур хуҗалыклар hәм питомниклар арасында үз продукциясен безнеӊ округ халкы да тәкъдим итте. “Ярминкәләрдә ел саен катнашабыз. Хәзер тәҗрибәм зур hәм базарга яхшы сатыла торган продукция алып киләм. Бүген сатуда чәчәкләр, “Рус батыры” сортлы бакча җиләге, “Мегатон” hәм “Ринда” сортлы кәбестә үсентеләре — нәкъ менә аларга ихтыяҗ зур. 37 сотый участогыбызда “Мегатон” кәбестәсе үстерәбез, бу бик яхшы сорт. Ул тәмлелеге hәм зур үскән кәбестә башларыныӊ ярылмавы hәм озак саклануы өчен ошый. Безнеӊ участокта улыбыз да эшли, ул бер сезонда җиде меӊгә якын кәбестә үстерә. Сатарга ярдәм итәбез, Осага күмәртәләп алып китәбез. Ялкауланмасаӊ, кәбестәдән дә акча эшләп була”, — диде Аклыш авылыннан Рәзилә Илкәева.
Гомумән алганда, быел беренче ярминкә гөрләп узды. Бу көнне сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калды. Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе кичә, 11 майда оештырылды. Өченче язгы ярминкә 18 майда булачак. Шуӊа күрә әгәр дә сез кирәкле әйберегезне сатып алырга өлгермәсәгез, ашыгыгыз — бу сезнеӊ гадәти булмаган үсемлек табу hәм хыялыгызны тормышка ашыру, ә бәлки артык үсентеләрегезне hәм башка авыл хуҗалыгы продукциягезне сату өчен менә дигән мөмкинлек.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.