Күк йөзе тыныч булсын!

Бөек Җиӊүнеӊ 78 еллыгына багышланган чара быел үзенчәлекле форматта узды. Гадәти колонналар булмады, “Үлемсез полк“ йөреше уздырылмады. Әмма Барда үзәгендәге мәйданда, элеккеге еллардагы кебек үк, кеше күп җыелды. Алар безгә киләчәк hәм тыныч тормыш бүләк иткән ата-бабаларын хөрмәтләргә килгән иде. 9 Май — чиксез илебезнеӊ барлык буыннарын, барлык милләт кешеләрен берләштерүче матур бәйрәм. Ул мәӊгегә гаиләләр язмышына язылып куелган. Безгә бу батырлыкны истә тотарга hәм бөек традицияләрнеӊ, Ватанга фидакарь хезмәт итүнеӊ дәвамчылары булуыбыз белән чын күӊелдән горурланырга кирәк.

Бәйрәм чарасыныӊ башында Рәсәй гимны яӊгырады hәм Җиӊү Байрагы кертелде. Бу хөрмәткә орден билгеләре кавалерлары, Әфган сугышы hәм хезмәт ветераннары: гвардия капитаны Шамил Тимганов, Ринат Мостаев hәм Илгизәр Имайкин лаек булды. Быел истәлекле майны безнеӊ муниципалитеттан ике Бөек Ватан сугышы ветераны: Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов hәм Вахит Мөхлис улы Акбашев, шулай ук өч тиӊләштерелгән ветеран: Кашфулла Шәймәгъсум улы Сардыков, Нәҗип Гәрәй улы Туймачев hәм Рәүхәтулла Минниәхмәт улы Ишморатов каршы алды.

Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева халыкка иӊ җылы теләкләрен җиткерде. Алар сугыш hәм тыл ветераннарына, сугыш еллары балаларына фашист Германиясен җиӊгәннәре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек hәм озын гомер теләде. РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубинныӊ, 23нче сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченконыӊ котлау хатлары да укылды.

— 9 май — ул үзенчәлекле, чын мәгънәсендә бар халыкныӊ изге бәйрәме, чиксез батырлык hәм көч символы. Бу бәйрәмдә hәр кешенеӊ, hәр гаиләнеӊ шәхси тарихы бар. Без Бөек Ватан сугышын узган якташларыбызныӊ чиксез батырлыгы турында истәлекне саклыйбыз. Аларныӊ батырлыгы hәм фидакарьлеге халык хәтерендә мәӊге калачак. Бу көнне үсеп килүче буынга да мөрәҗәгать итәргә телим. Ватаныбызны саклагыз, онытмагыз, сез илебезне саклаучылар, ата–бабаларыгызныӊ гореф-гадәтләрен дәвам итүчеләр. Илнеӊ иминлеге нәкъ менә сезгә бәйле. Хөрмәтле сугыш hәм тыл ветераннары, кадерле якташлар, сезне чын күӊелдән Бөек Җиӊү көне белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер hәм иминлек телим. Бүтән беркайчан да сугышлар булмасын, hәр җирдә тынычлык hәм дуслык хөкем сөрсен. Бәйрәм белән, Җиӊү көне белән! — диде Хәлил Газбулла улы.

Бер минут тынлыктан соӊ муниципалитет җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Әфганстанда hәм Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, техноген катастрофаларны бетерүчеләр, округ оешмалары hәм предприятиеләре вәкилләре обелискка чәчәкләр hәм веноклар салды.

Чара спорт ярышлары белән дәвам итте. Бу көнне җиӊел атлетика эстафетасы узды, биредә округыбызныӊ 20 командасы катнашты. Беренче этапта спортчылар Н.З. Каракулов исемендәге призларга йөгерүдә ярышты, биредә инде тугызынчы тапкыр беренче урынны Әлфир Латыйпов алды. Үз төркемнәрендә беренче урынны Барда гимназиясе, Байавыл мәктәбе, 2нче санлы Барда урта мәктәбе командалары алды, территориаль бүлекләр командалары арасында иӊ яхшы вакытны үдиклеләр күрсәтте, оешмалар арасында иӊ тиз финишка МЧС командасы килде. Җиӊүчеләр кубоклар белән бүләкләнде, ә катнашучыларга Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухихныӊ бүләк сертификатлары тапшырылды. Эстафетадан соӊ мәктәпара стадионда округныӊ ике җыелма командасы арасында футбол буенча турнир узды.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *