Чит җирләрдә көл булып сибелеп калырмын микән?

Бу язма Яңа Казанка авылында гомер кичергән, 9 бала тәрбияләп үстергән Миншаех hәм Бибинур Миназетдиновларның бәхетле дә, аянычлы да язмышлары турында.

Яңа Казанка авылында туып гомер кичерсәләр дә, Миншаех кода белән Бибинур кодагыйның нәсел җепләре Татарстан белән бәйле. Миншаех коданың әти-әниләре Минзәлә районының Таулар авылыннан, ә Бибинур кодагыйның әти-әниләре Чаллы районы Күперле авылыннан. Аларны күчеп килергә корылык, ачлык мәҗбүр итә.

1905 елда туган Миназетдинов Миншаех hәм 1907 елда туган Камалетдинова Бибинурның балачак, яшьлек еллары матур табигатьле, җиләк-җимешкә бай урманлы Яңа Казанка авылында үтә. Яшьләр гаилә корып, үзләре урманнан җир чистартып йорт эшләп чыгалар. Бер-бер артлы 6 балалары туа, ләкин Бөек Ватан сугышы бөтен хыялларны челперәмә китерә: 6 баласын hәм хатыны Бибинурны калдырып, кода да сугышка китә. Ул чакта иң өлкән улы Миңниярга 10, кызы Асиягә 8, Хәсинәгә 6, Әнисәгә 4, Юныска 2 яшь, иң кечкенә кызы Сариягә бер яшь тә тулмаган була.

Миншаех кода Волхов фронтының 2 удар армиясе составында сугыша. Армиянең командующие генерал Власов А.А. була. Сугыш тарихын искә төшерсәк, армиясен ташлап, Власов немецлар ягына күчә hәм фашистларга хезмәт итә башлый. Власовның сатлык күләгәсе барлык солдатларга да төшә. Ачлыктан, салкыннан өшегән, чарасызлыкта калган солдатлар нишләргә дә белмиләр hәм чолганышта калып, немецларга әсирлеккә төшәләр.

Миншаех кода Германиянең көнбатыш ягында Тюрингия җирендә Веймар шәhәренә якын Бухенвальд концлагерена озатыла. “Үлем фабрикасы“ дип аталган Бухенвальд концлагере 1937 елның июль аенда беренче әсирләрне кабул итә. 1945 елның апрель аена чаклы биредә 250 мең солдат әсирлектә була. Шушы чорда 56 мең әсир җәзалап hәм атып үтерелә. Крематорий мичләрендә яндырылган мәетләрнең көлләрен кәбестә бакчаларына, басуларга сибәләр. Бухенвальд концлагереның коменданты булып Карл Кох дигән немец билгеләнә. Алар хатыны Ильза Кох белән әсирләрне ничек булдыралар, шулай җәзалыйлар. Әсирләр Ильза Кохны “Бухенвальд убырлы карчыгы“ дип йөртәләр, ә тарихка “фрау Абажур“ дип кереп кала, чөнки ул әсирләрнең тиреләрен салдырып абажурлар, перчаткалар, сумкалар ясату белән шөгыльләнә.

Көн-төн крематорий мичләрендә мәетләрне яндыралар, күккә күтәрелгән кара төтенгә карап, Миншаех кода өметсезлеккә бирелеп: “Мин дә чит җирләрдә көл булып сибелеп калырмын микән?“ дип авыр сулап куя. Баланда ашы, опилка икмәге генә ашаган әсирләрнең берсе була ул.

Көннәрдән бер көнне көтелмәгән хәл була, немецлар әсирләрнең авызларын ачтырып, авызы тулы теше булганнарны hәм тазарак гәүдәле әсирләрне сайлап алалар. Аларны сыер фермалары тоткан немец байларына эшләргә алып китәләр. Шул хәлләрдән соң Миншаех кодада бу тәмугтан котылып туган ягына кайтып, хатыны hәм балаларын күрү өмете уяна. Эченнән: “Исән-сау туган ягыма әйләнеп кайтсам, яшәр өчен, туйганчы ашар өчен, балаларымны рәхәттә яшәтер өчен көн-төн баш күтәрмичә эшлиячәкмен“, — дип ант итә. Фәрештәнең “Амин!“ дигән чагына туры киләдер аның әйткән сүзләре, ниhаять, 1945 елның апрель аенда Америка солдатлары Бухенвальд әсирләрен азат итәләр. Миншаех кодага азат ителгәч үк кайтырга насыйп булмый, 3 ел Украинада лагерьда була, сугыш җимереклекләрен төзәтергә туры килә.

Туган ягына 1948 елның май аенда кайтып керә. Иртә таңда йортының бусагасын атлап керә. Олы улы — җиткән егет булып үскән Миңнияры, эшкә китәргә җыенып чабатасын киеп утыра. Ул колхозда атлар карый. Кечкенә кызы Сария тәрәзә төбендә аш тозы ялап елап утыра. Кечкенә кызның яшьле күзләре тәрәзәгә төшә — әйтерсең лә бала күңеле әтисенең кайтасын сизгән. Кода кызына 1 шакмак шикәр суза. Кызы Сария “Әти, бу нимә була ни?“ — дип сорый. Шуларны ишеткәч, коданың йөрәге әрнеп, күзләренә ачы күз яше килә. Күз яшьләрен күрсәтми генә баласын күкрәгенә кысып кочаклый, шулвакыт ишектән ашыгып хатыны Бибинур килеп керә. Миншаехының исән-сау кайтуына Бибинур бик сөенә, тик иренә ашату өчен утыртырга куелган орлыклык бәрәңгедән башка бер калак оны булмый. Миншаех кода Бибинурының кулыннан тотып күзләренә карый: “Рәхмәт, Бибинур, балаларны үтермичә ач үлемнән алып калуыңа, мең-мең рәхмәт сиңа“, — ди.

Тормыш үз җае белән бара. Кода колхозның столяр мастерскоена эшкә урнаша, арба тәгәрмәчләре, чаналар ясый, дугалар бөгә. Кодагый белән кода hәр көннең кадерен белеп, ал-ял белмичә эшлиләр. Абзар тутырып мал карыйлар, бал кортлары үрчетәләр. Кода колхоз эшеннән бушаган арада, авылдашларына hәм күрше-тирә авыллардан килүчеләргә сораган әйберләрен эшләп бирә, беркемне дә кире борып чыгармый. Ләкин арада көнләшүчеләр – гаепсезгә шикаять язучылар да табыла. Тик коданың бернәрсәгә дә исе китми, үзенең антына тугры калып эшләвен дәвам итә. Концлагерьда күргән мәхшәр, газапларга караганда туган авылында эшләп, якыннары белән яшәве үзе зур бәхет була. Миншаех кода сеңлесе Гөлҗиhан тәрбиясендә булган әнисе Шәмсенурны да игътибар үзәгеннән ычкындырмый. Көндәлек колхоз эшенә барганда hәм кайтканда кереп хәлләрен белеп, төзәтер әйберләрен төзәтеп куя. Әнисенең hәм сеңлесенең бердәнбер терәге була ул. Бертуган энеләре Имаметдин белән Гайфетдин сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Тормышларына ямь өстәп тагын ике уллары туа: 1950 елда Әүхәт, 1952 елда Әсгать дөньяга киләләр. 8 бала өстенә зур кызлары Асиянең кызы Илсөяне дә карап үстерәләр.

Бибинур кодагый да бик уңган хуҗабикә була. Миншаехын, балаларын, килгән туганнарын тәмледән-тәмле мич ашлары пешереп сыйлый. Кодагыйның кершәндәй ап-ак итеп юылган сөлге hәм тастымаллары, гәрәбәдәй сап-сары идәннәре, өйне бизәүче чигелгән, сугылган тастымаллары хәзер дә күз алда тора… Мин дә кодагыйларга кунакка бара идем.1970 елда бертуган апам Рәйсә бу гаиләгә килен булып төште. Әүхәт җизнә белән 50 елдан артык бергә Яр Чаллы шәhәрендә яшиләр.

Бибинур кодагый белән Миншаех кода балаларын хезмәткә өйрәтеп, барлык эшнең нечкәлекләрен күрсәтеп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән булалар. Бардада яшәүче кызлары Мусина Хәсинә апаны белмәгән кеше юктыр, үзенең кул эшләре белән бик күп күргәзмәләрдә катнашып диплом, бүләкләргә лаек булды. Олы яшьтә булуына карамастан, хәзер дә картиналар чигә. Хәмит абый белән 65 ел бергә бик бәхетле гомер кичерәләр, өйләрендә пөхтәлек, чисталык, ә стенада Хәсинә апа чиккән матур келәмнәр эленеп тора. Тәрәзә төпләрендә берсеннән-берсе матур гөлләр чәчәк ата. Җәен Хәмит абый белән бергәләп бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш матур гөлләр үстерәләр. Әүхәт җизнә ир-атларга хас барлык эшләрне дә белеп оста башкара, шуның өстенә ул тегәргә, бәйләргә, картиналар чигәргә дә оста.

Кеше язмышлары белән кызыксынучан булуым мине бу язманы язарга этәргәндер. Миншаех кода үзенең әсирлектә күргәннәрен сөйләп балаларының йөрәген яралыйсы килмәгәндер. Бибинур кодагыйның сугыш чорында кичергәннәрен елап-елап минем әнигә — кодагыена сөйләгәннәре хәтергә кереп калган. Андый сугыш афәтләре безне читләтеп үтсен. hәркем үзенең якыннары белән туган җирендә бәхетле гомер кичерсен!

Гүзәл Максиева.

Төнгүк авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *