Солдатның куен дәфтәре

Юлаев Байназар МаннаповичГаиләбезнең өй архивында әтиебез Юлаев Байназар Маннап улының аның белән бергә Мәскәүдән Берлинга кадәр җиткән куен дәфтәре саклана. Аныңда сугыш турында әллә ни мөhим мәгъ-лүматлар юк, ләкин hәр бите ул вакытның үзенчәлекле документы булып тора. Бәрелешләр hәм сугышчан hөҗүмнәр тукталып торган арада язылган кыска язмалар хәрби көннәр турында сөйли, сугышчының уйларын hәм өметләрен чагылдыра. Беренче биткә яка тегү өчен ак җепле энә кадалган, тукталыш вакытында сугышчылар җырлаган җырлар текстлары, солдатлар белән әңгәмә өчен политрук язган кыска язмалар, хәрби хәрәкәтләр, Берлинга hөҗүм турында саран юллар, демобилизация турында приказ саны, киләчәккә планнар… Сугыш үтерә, дуслардан hәм якыннардан мәхрүм итә, сәламәтлекне hәм иң яхшы яшьлек елларын талап ала, ләкин ул да яшәүнең бер өлеше булып тора.

Куен дәфтәреннән: беренче биттә: ”Солдат гимнастеркамның уң як күкрәк кесәсендәге бу блокнот минем белән Мәскәүдән Берлинга кадәр бөтен сугышны үткән. Юлаев. Эберсвальде“ дип язылган.

4 февраль. Рунау авылы. Безнең очкычларның Германия күген кисеп очуларын карау hәм тыңлау күңелгә рәхәт.

17 март. Одердагы бәрелештән чыктык… Клетов hәлак булды, аны онытмам…

16 апрель. Одер ар ягына бәрелешкә.

22 апрель. Берлин читендә.

2 май. Берлинны алдык.

9 май. Берлин янында урманда. Җиңү көне! Эх, нинди шатлык!

22 май. Фюрстенберг районы, урманда, казармаларда. Батальон командиры кинәт чакырды, ялга – туган якка кайтырга әзерләнергә боерды.

4-29 сентябрь. Өйдә ялда.

1946 елның 1 январе, Эберсвальде шәhәре, офицерлар составының яңа ел кичәсендә булдым. Гомеремнең соңгы яшәлгән елларын онытасым килә!

1946 елның 26 январе. Укыйсым килә, бар нәрсәне беләсем килә! Аз белемлегем мине ялыктыра!

1946 елның 2 сентябре. Запаска демобилизацияләнү хакында приказ турында белдем. Частьтән киттем.

4 сентябрь. Өйгә кайтып җиттем. Сугыш вакытында армиядә хезмәтем – 3 ел 10 ай 17 көн, гомуми хезмәтем – 6 ел 3 ай“.

Тыныч тормыш башлана. 1947 елда әти-әниләребез өйләнешкәннәр. Без — Әлфия hәм Налидә туганбыз. 1960 елда өй төзгәннәр, биредә хәзерге вакытта тормыш иптәшем белән мин яшим. Бездә беренче кабат булган кешеләр өйнең ныклыгына соклана. Яшәү дәвам итә hәм без әти-әниләребез гомеребез өчен нинди бәя түләгәнен онытырга тиеш түгел.

Әлфия hәм Налидә Насыйровалар (Юлаевалар).


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *