Әтием Закиров Зәки Закир улы 1909 елда Орда районы Кече Ашап авылында указной мулла Жәләлов Закир Жәләл улы гаиләсендә туган. Картәти шактый хәлле хуҗалык тоткан, өч бүлмәле зур йорты булган. Биредә ул авыл балаларын укыткан, гарәп хәрефләре белән укырга-язарга өйрәткән. Совет хөкүмәте тарафыннан башка дин әhелләре кебек үк төрле эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дучар булган. Аның барлык байлыгын тартып алганнар, гаиләсен йортыннан куганнар. Ә йорты hаман да исән. Монда озак еллар Совет хөкүмәте идарәсе, балалар бакчасы эшләгән. Соңыннан балалар бакчасы өчен яңа бина төзелгәч йорт бушап кала. Аны өлкәннәр мәчет итеп файдалана башлыйлар. Элекке указной мулла йорты хуҗасы hәм авылдашлар рухына догалар уку урынына, дин йортына әверелә.
Әтием Кунгур каласында укытучылар әзерләү мәктәбендә укый. Соңыннан Орда районының Камышлы, Тор hәм башка авылларында укытучылык итә. 1930 елда Барда районының Күчтәнти авылы мулласы Хәсәнов Закир Сетдыкъ улы кызы Кәримәгә өйләнә. Мулла йортыннан куылгач, яшь гаилә баласы белән, эш эзләп, Свердловск өлкәсенең Монетная станциясендә урнаша. Гаилә Алма-Ата шәhәрендә яшәгән вакытта Ватан сугышы башлана. Әтине беренче көннәрдә үк хәрәкәттәге армия частенә чакыралар. Әни кулында без өч бала калганбыз. Ул безнең белән туган авылы Күчтәнтигә, әтисе йортына кайтып китә. Ә әтинең хәбәрсез югалуы турында гына билгеле була.
90нчы елларда сугышта hәлак булганнарга кагылышлы эзләнүләргә кушылып, мин, улларым Илдар, Илгизәр, Илсур, Илшат hәм кызым Илзирә, кияүләрем hәм киленнәрем, оныкларым хатлар аша хәбәрләшеп, тарихи материаллар белән танышып әтинең ничек hәлак булуын белдек. Безгә бу мәгълүматны ачыкларга Башкортостанның Тәтешле авылында яшәүче әтинең хезмәттәше Минкулов Хәким ярдәм итте. Ул Мәскәү-Гомель өлкәсендә бәрелешләрдә катнашкан. Безгә җибәрелгән хатында әти белән бергә сугышкан җирләрдә булуы hәм әтием күмелгән каберлектәге hәйкәлгә чәчәкләр салып кайтуы турында яза ул. Хәким ага әтинең разведкага китеп вафат булган көнен дә хәтерли, бу 1943 елның 26 декабре була. Кызганычка, ул әтине җирләүдә катнаша алмый. Аның тәкъдиме буенча без Гомель өлкәсе Светлогорск шәhәре сугыш hәм хезмәт ветераннары советы рәисе Новин Роланд Григорьевичка мөрәҗәгать иттек. Аның җавабында менә нәрсәләр язылган иде: ”Рядовой Закиров Заки 117нче армия каршылык (заградительный) отрядында хезмәт иткән. 1943 елның 26 декабрендә Узнаж авылы янындагы бәрелештә hәлак булган. Светлогорск районы Сосновый Бор шәhәр бистәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Светлогорск районы территориясендә сугышлар 1943 елның ноябреннән 1944 елның июненә кадәр дәвам иткән. Биредә 18 меңнән күп солдат, офицер hәм партизан hәлак булган. Районда 40 туганнар каберлеге бар. Алар барысы да яхшы хәлдә, монда каhарманнарның исем-фамилияләре язылган плитәләр hәм hәйкәлләр урнаштырылган. Каберлекләрне предприятиеләр hәм мәктәп тәртиптә тоталар“. Ул әтиебез күмелгән каберлекне күрергә теләсәк, безгә ярдәм күрсәтеләчәген белдергән иде. Менә шулай озак еллардан соң әтинең кайда җирләнгәне ачыкланды.
Закировлар шәҗәрә агачында мин hәм тормыш иптәшем Мөнирә дүртенче буында торабыз. Безнең нәселне 5 бала, 9 онык hәм 4 оныкчык дәвам итә. Димәк, Ватан сугышында катнашып геройларча hәлак булган әтием Закиров Зәки турында истәлек буыннар тарихында мәңге яшәячәк.
Идеал Закиров.