hәр ел Җиӊү бәйрәме алдыннан округта яшәүче сугыш ветераннары хөрмәтләнә. Безгә тынычлык бүләк итүче өлкәннәребез хәзер бишәү калды, аларныӊ икесе Бөек Ватан сугышы фронтовиклары: Сарашта яшәүче 98 яшьлек Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов (1925 елгы) hәм Әрәмәавылдан 97 яшьлек Вахит Мөхлис улы Акбашев (1926 елгы). Бардадан 91 яшьлек Рәүхәтулла Миниәхмәт улы Ишморатов (1932 елгы), Кашфулла Шәймәгъсум улы Сардыков (1933 елгы) hәм Искилдедән 89 яшьлек Нәҗип Гәрәй улы Туймачев (1934 елгы) сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып Бөек Ватан сугышы ветеранына тиӊләштерелгәннәр.
Ветераннарны тәбрикләү Әрәмәавылдан башланды. Вахит бабай (рәсемдә уртада) балалары тәрбиясендә Оса шәhәрендә яшәп, ямьле язлар җиткәч 2 майда туган авылына кайткан. Ул Ватан сагына 1944 елныӊ октябрендә алына. Башта Көнбатыш фронтта, аннан IV Украина фронтында сугыша. Одерны кичүдә катнаша, Чехословакиядә контузия ала, Кенигсбергка килеп урнаша. Җиӊү хәбәрен 9 Майда Прага аэродромында ишетә, авылына 1945 елныӊ ноябрендә кайта. “Германияне җиӊгән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Вахит Мөхлис улыныӊ хәтере яхшы, сорауларга җавап бирә, кызыксына. Аныӊ 5 баласы: 3 улы hәм 2 кызы исән-сау, өлкән улы Майский поселогында, калганнары Оса шәhәрендә яшиләр.
Ветераннарны Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, край нефтьчеләре исеменнән
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” ОООсы вәкиле А.Т. Габитов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты
В.А. Сухих исеменнән аныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, Үдик территориаль бүлеге начальнигы М.И. Галина, Үдик урта мәктәбе директоры Л.Г. Сәетова котладылар.
— Җиӊү бәйрәме белән тәбрикләп сезгә нык сәламәтлек, куанычлы, бәрәкәтле гомер телибез. Исән-сау булыйк, рәхмәт сезгә! – диделәр.
hәр ветеран бәйрәм уӊаеннан край губернаторы Д.Н. Махонин, край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А.Сухих hәм Г.А. Ткаченко исеменнән, ”Бердәм Рәсәй” партиясе, округ җитәкчелеге, округ Думасы, ”ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” компаниясеннән h.б. котлаулар, бүләкләр кабул итте бу көнне. Үз чиратында өлкәннәребез дә рәхмәтләрен белдерделәр, дөньяда тынычлык булуын теләделәр.
Әйе, ил-көннәребез иминлектә үтсен, языбыз яхшы киләчәгебезгә ышаныч hәм өмет алып килсен. Җиӊү бәйрәме котлы булсын!
Роза Гыйззәтуллина.