Йөкшердән чыккан беренче халык укытучылары

Төбәк тарихын өйрәнүче Әхмәтсәгыйть Тляшевныӊ районда беренче совет мәктәпләре ачылуга 80 ел тулу уӊаеннан язылган “Халык укытучылары – халык күӊелендә” дигән мәкаләсендә (“Таӊ” газетасыныӊ 1998 елгы 29 август саны) “…кечкенә генә Йөкшер авылыннан өч бертуган Нәфисә, Шәмсевәли hәм Фәйзрахман Таhировлар…” дигән юлларны укыгач, белгәнемне сезгә дә җиткерәсем килде.

Йөкшер авылы районныӊ башка авылларына караганда соӊрак, 1860-1865 елларда гына барлыкка килгән. Монда тормыш иркенрәк булгандыр күрәсеӊ, район авылларыннан гына түгел, башка җирләрдән дә күчеп утырганнар: кемдер кәсеп итәр (тегүче, киез итеге басучылар) өчен килсә, Кадыйр Биктаhир улы hәм Сәхипҗамал Мөхетдин кызы Таhировлар гаиләсе белән Кизел шәhәреннән килеп урнашкан. Алар чыгышлары белән Татарстанныӊ хәзерге Кукмара ягына туры килгән. Заманына күрә хәлле гаилә булганнардыр, Йөкшергә килеп йорт салыр hәм эшкәртер өчен җир сатып алганнар. Аларныӊ йортлары елга буена урнашкан, бакчасына алма агачлары да утыртылган. Олы вәкил кешеләре Кадыйр бабайныӊ бик яхшы кара атка утырып йөргәнен дә искә алганнар иде.

Кадыйр бабай гаиләсендә 3 бала: Шәмсевәли, Нәфисә hәм Фәйзрахман туган. Бу елларда авылда белем алу мөмкинлеге булмаган, Таhировлар балаларына белем алыр өчен Каҗмакты (Барда) мәдрәсәсен сайлаганнар. Ник дигәндә, биредә шәкертләргә заманына күрә алдынгы, дөньяви белемнәр бирелгән. Бу хакта без Бардада яшәгән hәм укыткан өлкән яшьтәге Гарифә Хәсәнҗан кызы истәлекләреннән (китап өчен мәгълүмат тупланганда аӊа 90 яшь була) танышабыз. Муллаәхмәт Мансуровныӊ “Мәчетләр, мәдрәсәләр, муллалар язмышы” китабындагы “Әхмәтhади Суяргулов уллары” мәкаләсендә (37 биттә): “…hәр мәчет каршында башлангыч, хәтта урта дини белем бирүне оештырырга, уку программасына кайбер дөньяви фәннәр кертүдән курыкмаска кушылгандыр…”- диелә. Ә 38 битендә: …”Гарифә Хәсәнҗан кызы өлкән абзые, 1891 елда туган Мөгаттәр Мансуров белән бергә Уймуждан Хәсән Басарый улы Хәсәнов, Акбаштан Шәмсевәли Таhиров, Бакчавылдан Илал атлы үсмерләрнеӊ дә укуларын белә. Аларныӊ беренчесе соӊыннан Искирдә муллалык итә, ә Шәмсевәли укытучылык юлын сайлый. Илал дин әhеле була. Гарифә моны абыйсы сөйләүләреннән хәтерли“, — дигән юллар бар.

Нәфисәне дә шул ук Каҗмакты мәдрәсәсендә белем алгандыр, дип әйтергә мөмкин. Шул ук китапныӊ 29 битендә “…Алар арасында иӊ зуры Бибиханә 1882 елда туа. Ата-анасы аны мөгаллимә абыстай булырга әзерли. Кыз Уфа мәдрәсәләренеӊ берсен тәмамлый. Каҗмактыга кайтып, хәзерге Свердлов hәм Нариманов урамнары чатындагы Зөфәр мулла мәдрәсәсенә кызлар укытуга алына. Моӊа кадәр анда ир балаларны укыталар. Бу бинаны бер заман кызлар мәчете дип тә йөрткәннәр…”, — диелгән. Минемчә, бу безнеӊ якларда кызлар өчен оештырылган беренче мәдрәсәдер.

Таhировлар яшәгән Йөкшер авылында беренче мәчет 1914 елда ачыла, аӊа кадәр Акбаш мәчетенә йөргәннәр. Шуннан соӊ гына укыту башлана. Гарифә Хәсәнҗан кызы укыта башлый дигән фикер дә бар.

Октябрь революциясе җиӊгәннән соӊ, авылларда совет мәктәпләре ачыла башлый. Аларда укыту өчен кадрлар җитәрлек булмаганга, 1918 елда Оса шәhәрендә татар-башкорт мәктәпләренә укытучылар хәзерләү өчен ике айлык курслар оештырыла. Шәмсевәли hәм Нәфисә Таhировлар шул курсларны тәмамлыйлар, ә Фәйзрахман 1919 елныӊ 20 сентябрендә Оса шәhәрендә оештырылган ике еллык укытучылар курсын тәмамлаган. Аларны районныӊ төрле мәктәпләренә эшкә җибәрәләр. (Альберт Мәхмүдовныӊ “Вопрос об открытии инороднических школ в Осинском уезде многие годы стоял на первом плане” дип аталган язмасыннан алынды). Таhировларныӊ Осада оештырылган педагогик курсларда укыганнары турында 1918 елныӊ июлендә чыккан “Известия Осинского Уисполкома” газетасында мәгълүмат бар, исемлектә аларныӊ исем hәм фамилияләре күрсәтелгән. (Список мугалимов Осинского уезда избранных на 1918-1919 уч. год и утвержденных постановлением Исполнительного Комитета Осинского Совдепа).

Шәмсевәли (1899 елда дөньяга килә) 1919 елдан алып 1936 елга кадәр Акбаш, Барда, Үдик авылларында укытучы, мәктәп мөдире, директор булып хезмәт куя. Аныӊ педагогик стажы 17 ел тәшкил итеп кала. 1925-1932 елларда Акбаш башлангыч мәктәбендә эшли. Шул чорда Сарапул шәhәреннән педучилище тәмамлап, районга җибәрелгән Гөлчирә Сәйфетдин кызы (1900-1994) белән тормыш коралар. Аларныӊ 5 балалары туа: Мәхмүт, Аманулла, Резеда (әле hаман исән, 5 мартта 90 яшен тулды), Рәфкать, Роза). 1932-1935 елларда Таhировлар гаиләсен Бардага эшкә күчерәләр, чөнки 1932 елныӊ январь аенда Шәмсевәли Кадыйр улын Барда башлангыч мәктәбе мөдире итеп билгелиләр. Бу вакытта мәктәпне “Районная начальная образцовая школа” дип атап йөрткәннәр. Шул елларда ук аныӊ район җитәкчеләре белән килешенмәүчелекләре башланган була. 1935 елныӊ 5 ноябрендә Таhиров Шәмсевәлигә каты шелтә белдерелә. 1936 елныӊ февраль аендагы 94 санлы боерыгы нигезендә “Барда мәктәбендәге эшләрне оештыра алмаганы өчен” Таhиров Шәмсевәли Үдик башлангыч мәктәбе мөдире итеп күчерелә. (Округ мәгариф идарәсе архивында сакланган боерыклар нигезендә әйтә алабыз). 1936 елныӊ август аенда Шәмсевәли Кадыйр улы Оса шәhәрендә үткәрелгән укытучылар конференциясендә катнаша. Бу район җитәкчеләре белән туган конфликтныӊ соӊгы тамчысы була. “Троцкистлар җыелышында булуда” гаепләнеп, ул 1936 елныӊ 11 декабрендә кулга алына. Бу конференциядә катнашучы 45 укытучыны да 58 статья (котрреволюцион хәрәкәттә, Ватанга хыянәттә гаепләнү) нигезендә кулга алалар, ягъни репрессиялиләр. 1937 елныӊ 9 декабрендә хөкем карары чыгарыла. Советларга каршы агитациядә hәм эшчәнлектә гаепләнеп, мөлкәтен конфискацияләү белән иӊ югары җәзага хөкем ителә. 1937 елныӊ 15 декабрендә Шәмсевәли Таhиров (38 яшендә) Свердловск төрмәсендә атып үтерелә, 1957 елныӊ 7 мартында гына аклана. Сүз уӊаеннан, Шәмсевәли Кадыйр улыныӊ тормыш иптәше Гөлчирә Сәйфетдин кызы 1923 елдан Әрҗән, Озын Ялан, 1936 елдан 1943 елга кадәр Үдик, аннан соӊ Йөкшер башлангыч мәктәбендә, 1949 елдан 1956 елга кадәр Акбаш җидееллык мәктәбендә балалар укыта. Намуслы хезмәте өчен аны Ленин ордены белән бүләкләргә дигән карар чыгарыла, ләкин “халык дошманы” хатыны булганга аӊа бу орден түгел, 1949 елда “Почет билгесе” ордены тапшырыла. Соӊгы елларын кызы Резеда гаиләсендә Пермьдә яши, 1994 елда үлә, Акбаш зиратында җирләнә. Гөлчирә апа ире гаепсезгә кулга алынган ул елларны истәлекләрендә менә ничек исенә төшерә: “Минем hәм гаиләм өчен иӊ авыр көннәр башланды. Авылдагы бер кеше белән дә сөйләшергә ярамый иде. Минем hәр дәресемә бер ел буе НКВДдан килгән тикшерүче кереп утырды. Әйтелгән hәр сүзне язып барды. Үдик авыл кешеләренә рәхмәтем зур минем. Балаларымны да, үземне дә ач итмәделәр. Сөйләшергә ярамагач, минем мәктәптән кайтуыма капка алларына чиләге белән аертылган сөт чыгарып куя иделәр. Мин сөтне алып кайтам, иртәгесен буш чиләкне капка алдына куеп китә идем. Минем сөт күтәреп кайтканны күреп балалар, ур-ра, бүген сөт эчәбез, дип каршы ала иделәр”. Берүзенә 5 баланы тәрбияләп үстерүе, нахакка кыерсытылуы аӊа җиӊел булмагандыр…

Уральская волостная конференция школы колхозной молодежи
16-23 июня 1928 года город Свердловск

Шәмсевәлинеӊ сеӊлесе Таhирова (Мостаева) Нәфисә Кадыйр кызы (1902 елда туган) 1918 елда ике айлык курсларны тәмамлагач, Озын Ялан мәктәбенә укытырга җибәрелә. 1928 елда тормыш иптәше Мостаев Мөхәммәтҗан Акбаш авылына колхоз председателе итеп җибәрелгәнгә күрә, аны да укытырга Акбаш мәктәбенә күчерәләр. Ул 1918–1938 елларда Озын Ялан, Акбаш, Кодаш, Федорки авылларында балаларга белем бирә, хезмәт стажы 20 белән исәпләнә. Ике балалары туа: Сәлим (1922 – 2000) hәм кызы Люция. Ләкин Нәфисәнеӊ гомере кыска була, ул каты авырудан соӊ 1938 елда вафат була.

1928 елныӊ 16-23 июнендә Свердловск шәhәрендә Урал волосте уздырган колхоз яшьләре мәктәбе (ШКМ – автордан) укытучылар конференциясендә бертуган Шәмсевәли hәм Нәфисә Таhировлар делегат буларак катнашалар. Бу аларныӊ укытуларыныӊ югары дәрәҗәдә булганын раслыйдыр. Алар төшкән гомуми фотода Султанай авылыннан беренче совет укытучысы иптәш Казанбаев Габдуллаҗан Габделхәй улы да бар. Бу фотокарточка Султанай авылында Казанбаев Шәүкәттә 1987 елда табылган.

Таhировларныӊ кече уллары Фәйзрахман (1907-1972) укытучылык курсларын бетергәч, Кодаш, Йөкшер, Озын Ялан, Акбаш мәктәпләрендә укыта. 1936 елныӊ 29 декабрендә Акбаш башлангыч мәктәбе мөдире урынбасары булып эшләгән Фәйзрахман Кадыйр улын эшеннән азат итәргә (абые Шәмсевәли кулга алынгач) дигән боерык языла. Ул укыту эшеннән китә, Йөкшергә кайтып колхозга керә hәм шунда бригадир булып эшли. Хатыны Вәрәкыя Гомәр кызы да (1909 елгы) колхозда эшендә була. Аларныӊ балалары: Рәшидә 1932 елда, Мәсхүт 1934 елда, Шаhидә 1937 елда, Маhирә 1940 елда, Мәдинә 1947 елда, Тәнзилә 1949 елда hәм Вәгыйз 1951 елда туалар. Бөек Ватан сугышы елларында Фәйзрахман ага сугышка алына, өйрәнү өчен (учебкага) Красноуральск шәhәренә җибәрәләр. Ләкин сугышка озатыр өчен сафка тезгәч, татар милләтеннән булган 5-6 кешене чыгаралар hәм шәhәрнеӊ төрле җирләренә эшкә тараталар. Фәйзрахман аганы икмәк пешерү эшенә билгелиләр. Ул бу эшендә сугыш тәмамланганчы эшли.

Зур булмаган авылдан чыксалар да, Таhировлар илдә халыкка белем бирүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Аларныӊ эшләрен хәзер балалары, оныклары hәм оныкчыклары дәвам итә.

Шәмсевәлинеӊ улы Мәхмүт Таhиров Киев шәhәренеӊ 35нче мәктәбендә башлангыч хәрби белем дәресләрен укыта. Эшендәге уӊышлары өчен ул “УССРныӊ халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Барда районында Рифнур Аманулла улы Таhировны белмәгән кеше сирәктер, ул Шәмсевәлинеӊ оныгы, улыныӊ улы. Рифнур да үзенеӊ бар көчен hәм белемен туган авылы Акбашта балаларга физик тәрбия бирүгә куя. Аныӊ укучылары район, өлкә күләмендә үткәрелгән чаӊгы ярышларында призлы урыннар яуладылар hәм яулыйлар. 2007 елныӊ 14 маенда Р.А. Таhиров “Рәсәй Федерациясе Гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнде.

Нәфисә Кадыйр кызыныӊ кызы Люция Казан шәhәрендә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетын тәмамлый, шунда ук фәнни хезмәткәр булып эшли. Ә оныгы Рамай хәзрәт Сәлим улы 2012 елда Пермь шәhәрендәге мөселман колледжында укып белем ала. Хәзер Акбаш авылы мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкара, авыл халкына дини-әхлакый тәрбия, башлангыч дини белем бирә. Оныкчыгы Рәмзия Рамай кызы югары педагогик белемле, шәхси эшмәкәр, Сургут шәhәре мәктәпләрендә укучыларга осталык дәресләре үткәрә, имбир прәннекләрен бизәү серләре белән бүлешә.

Фәйзрахман аганыӊ оныклары Әлфизә Әгъләм кызы hәм Инәрия Фәнис кызы Оса педагогия училищесын тәмамлыйлар. Әлфизә Октябрь районында, Нижневартовск шәhәре мәктәпләрендә башлангыч класс укучыларына белем бирде. Инәрия Иткинина хәзер Бардада балалар бакчасында эшли.

Күргәнебезчә, Таhировлар династиясе бүген дә халыкка белем бирү эшен лаеклы дәвам итә.

Зөhрә Мостаева.
Акбаш авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *