Милләтләр салават күпере
4 НОБРЬДә Пермьнең Яшьләр йортында Пермь крае Мәдәният министрлыгы һәм Пермь шәһәре ГУВДсы каршындагы Иҗтимагый совет булышлыгы белән «Милләтләр салават күпере» («Радуга наций») балалар иҗ ат фестивале старт алды. Аның төп максаты — балаларны һәм үсмерләрне край территориясендә яшәүче халыкларның һәм милләтләрнең мәдәниятенә җәлеп итү. Фестивальдә Пермьнән һәм Пермь краеннан милли халык балалар коллективлары катнашты, алар тамашачыларга милли өс-киемнәрнең, җырларның һәм биюләрнең бөтен матурлыгын күрсәттеләр. Сәхнәдә татар халык костюмнары кокошниклар һәм кызыл сарафаннар белән, рус халык җырлары белорус хороводы белән








