Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан
ЧИРАТТАГЫ уку-елы тәмамланып балаларның сагынып көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Беренче июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда күп чаралар оештырылды. Түбәнавылда малайлар һәм кызлар өчен бу көнне «Дуслык боткасы» дип аталган бәйрәм үткәрелде. — Ел да шулай күңел ачабыз, балалар өйләреннән ярмалар алып киләләр. Үзләре үк чистарталар, бергәләп юып, учак өстендә казан асып пешерәбез. Ботка өчен ун төрдән артык ярма кулландык. Үзебездән артып калганын кошларга да таратабыз. Якташыбыз Рәшит абый Ягъфәровның фольклор әсәрләрен файдаланабыз, төрле уеннар оештырабыз, — ди









