Бардалылар — өченче

Команда Сарашевской СОШПЕРМЬ дәүләт университетының компьютер мәктәбе һәр ел укучылар өчен информатика һәм тапкырлар өчен мәсьәләләр чишү теориясе буенча регионара дистанцион конкурс үткәрә. Быел ул «Пермь курсы» мәктәп информатикасының 20 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үтте. Конкурста төрле регионнардан 92 команда катнашты. Пермь крае һәм Төмән өлкәсе командалары иң активлары булдылар.
Сараш һәм Төнгүк урта мәктәп укучылары һәр ел бу конкурсны түземсезлек белән көтеп алалар һәм зур теләк белән катнашалар, чөнки ул тапкырлыкны, иҗади фикер йөртүне, зирәклекне үстерүгә юнәлдерелгән. Биремнәр укучыларга катлаулы хәлләрдә матур, көчле карарлар табарга, идеаль вариант сайларга, көтелмәгән инструментлардан файдаланырга өйрәтә.
Балаларның команда рухы, иҗадилыгы, зирәклеге безгә инде биш ел рәттән призлы урын алырга ярдәм итә.
Быел конкурста Сараш урта мәктәбенең 3 класс укучылары Милена Алешкина, Арсен Миндияров, Артем Таймасов (җитәкчесе информатика укытучысы Г.М.Тимганова) һәм Төнгүк урта мәктәбенең 7 класс укучылары Тимур Мукаев, Руслан Балтаев, Арсен Баязитов (җитәкчесе информатика укытучысы Т.М.Мукаева) катнашты. Безнең команда призлы 3 урын яулады. Афәрин, укучылар!
Гөлфинә ТИМГАНОВА, Сараш мәктәбе информатика укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *