«Город мастеров» открывает двери

ДДТ10 СЕНТБРЬДэ балалар иҗат йортында (директоры Г.Р.Батыркаева) ачык ишекләр көне булды. Балалар түгәрәкләр һәм укытучылар белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, каен тузыннан фәрештә ясадылар, натюрморт — вазада астраларны сурәткә төшерделәр.
Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Рәшит кызы Зимасова сүзләре буенча, быел алты юнәлеш эшләячәк. Укучылар тәҗрибәле педагог Л.Х.Яткулова җитәкчелегендәге бию түгәрәгендә татар, башкорт, украин, чегән халык биюләрен өйрәнә алалар. Г.И.Аксаметова «Могҗ изалар мастерское»нда декоратив-кулланма сәнгатькә, кәгазь, пластилин белән эшләргә һәм тегәргә ө йрәтә. Күпчелек балалар «Берендей» берләшмәсенә беренче ел гына йөрмиләр. Быел балалар иҗат йорты өстәмә белем бирү педагогы Д.Н.Кучумова янә табигый материаллар — каен тузы, коры яфраклар, чәчәкләр һәм сәйләннәр белән эшләү өчен группа җыя.
Матурлыкны яратучылар, акварель, гуашь, күмер, сангин, карандаш белән эшләргә, пыялага, тукымага язуны өстен күрүчеләр рәсем сәнгате түгәрәгенә чакырылалар (укытучысы Э.И.Илкәева), чит кеше кайгысына битараф булмаганнар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итәргә сәләтле, алар өчен буш вакыты белән уртаклашырга әзер булучыларны «Свет жизни» волонтерлар группасы һәм Р.Х.Гаязова көтә.
Киләсе елга беренче класска баручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тормышның җаваплы этабына уңышлы әзерләнү өчен җитди эшләргә кирәк. Барысы да җиңел һәм кызыклы булсын өчен инде икенче ел балалар иҗат йортында үсеш мәктәбе эшли (укытучысы Р.А.Ибраева). Биредә балалар вак моториканы үстерү белән шөгыльләнәләр, кызыклы мәсьәләләр чишәләр.
— һәр ел без үз берләшмәбезгә якынча 200 бала кабул итәбез. Түгәрәкләрдә эшләүләрдән тыш, бергәләп Яңа ел, башка бәйрәмнәргә багышланган төрле чаралар үткәрәбез. Бездә шөгыльләнүче балалар район, край, Бөтенрәсәй һәм хәтта Халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда уңышлы катнашалар. Быел занятиеләр 15 сентябрьдән башлана, 1 дән 11 класска кадәрге барлык теләүче укучыларны чакырабыз, — диде Р.Р.Зимасова.
Венера АЛАПАНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *