Гимназистлар — беренче
ШУЛ УК КөННЕ Барда гимназиясендә үткән парламент дәресендә районның төрле мәктәпләреннән сигез команда катнашты. Катнашучылар үз группаларына креатив, кызыклы һәм берүк вакытта җитди исемнәр уйлап тапканнар. Шулай итеп, гимназия командасы — «Барда казлары законда», 2 санлы Барда урта мәктәбе — «Аюлы як», Озын Ялан — «Озын Ялан фракциясе», Каенавыл — «Смайл 911», Үдик -«Ника», Сараш — «Патриотлар», Печмень — «Торнадо» һәм Төнгүк — «Парламент» дип аталдылар. Әйтергә кирәк, командалар чара статусына туры килергә тырыштылар, ул Пермь крае оешуның 10 еллыгына









