Колосның икенче сулышы

Детский сад "Колоса"«Сәгатенә йөз тапкыр елмай, сәламәтлек өчен — бик яхшы» («Улыбайся сто раз в час, для здоровья — это класс») — «Колос» шәһәр чите лагеренда беренче смена нәкъ менә шундый девиз астында үтә. Аны ачу тантанасы 7 июльдә булды, һәм бәйрәм линейкасында край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухихның ярдәмчесе Владимир Александрович Сухих, муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г. Алапанов, социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, район Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев һәм башкалар катнашты.
— Балалар — безнең алмаш, алар безнең киләчәгебез! Кадерле балалар, сезгә файдалы ял, күтәренке кәеф, яңа дуслар табуыгызны телим. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз! — диде Владимир Александрович.
Кунакларның котлау-тәбрикләү сүзләре балаларның матур концерт номерлары белән аралашып барды, аны малай-кызлар музыкаль җитәкчеләре Э.Р. Абдулазянова белән бергә әзерләгәннәр.
Әлбәттә, тантаналы төстә лагерь флагы күтәрелде, моңа отрядлар командирлары лаек булды.
Бүген биредә 7дән 16 яшькә кадәрге йөз бала ял итә, алар «Тиктормаслар», «Кояшкай», «Татарлар» һәм «Яшьләр» отрядларына берләшкәннәр. Лагерь начальнигы М.Р. Имайкина сүзләре буенча, балаларны бай эчтәлекле программа көтә. Смена дәвамында ял итүчеләр Каенавылдагы «Түбәтәйләр музее»нда, Бардабаштагы «Татар йорты»нда экскурсиядә булачаклар, ә инде кө ндәлек спорт, музыкаль чаралар, төрле ярышлар, интеллектуаль уеннар, мәдәни-агарту эш турында әйтеп торасы да түгел! Аларның барысы да бер тема астында — «21 көн эчендә дөнья тирәли» -берләштерелгән. Кыскасы, өч атна дәвамында «Колос» корпусы балаларның шат авазларына, җырга, музыкага күмеләчәк.
Тик боларның барысы да җиңел генә бирелмәде… Узган гасырның 1965 елында районда иң эре хуҗалыклардан исәпләнгән Ленин исемендәге колхоз коллективы инициативасы буенча, ул вакытта күмәк хуҗалык белән Г.З. Насыров җитәкчелек итә, Тол елгасының текә ярында, бик матур урында бер катлы йокы корпусы һәм ашханә — клуб салына. Аның төп билгеләнеше район колхозлары хезмәтчәннәрен сәламәтләндерү һәм ял иттерү була. Соңрак, 1991 елда, төзелешне өлешләп финанслау юлы белән, 4 катлы яңа корпус төзелә һәм «Колос» күбрәк кешегә хезмәт күрсәтә башлый.
Җәйләрен исә санаторий-профилакторий балалар карамагында була. Алар биредә, күп вакыт өч сменада, сәламәтлекләрен ныгыталар, яңа дуслар табалар, аралашалар, ял итәләр. Шулай итеп, «Колос»та берничә буын малай-кызлар ял итү мөмкинлеге алды. Ул нибары өч сезон (2008, 2009, 2013 еллар) балаларны кабул итмәде.
Муниципаль район башлыгы Сергей Минниханович сүзләре буенча, еллар үтү белән комплексның материаль-техник базасы туза, искерә, дистә еллар дәвамында бу учреждениегә җитди средстволар бүленми, шуңа күрә «Колос»ка икенче сулыш таләп ителә. Узган һәм быелгы еллар дәвамында, район Земство Җ ыелышы депутатлары ярдәме белән, бу комплекска зур ремонт эшләре үткәрү өчен федераль, край, район бюджетларыннан 35 миллион сумга якын акча җәлеп ителә. Бу суммага административ, йокы корпусларында ремонт үткәрелә, азык әзерләү блогы яң артыла. Пермь крае губернаторының 2012 елның 29 маендагы «Пермь краенда мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү турында «гы 34 санлы Указы нигезендә бер катлы иске корпуска капиталь ремонт үткәрелә. Биредә түбә, җылыту системасы, тәрәзәләр яң артыла, бина тышлана, тиешле мебель сатып алына, сантехника урнаштырыла. Ишегалдында исә өр-яңа таучыклар, уенчык йортлар, комлык барлыкка килә. Болар барысы да нәниләр өчен һәм биредә аларны кабул итү өчен инде бөтенесе дә әзер. Аңлашылганча, бу корпуста 135 урынга исәпләнгән балалар бакчасы булачак.
Подрядчылар «Реалстрой» (М.Д. Сатликов), «Стройком» (У.Д. Костоев), «Спецстройсервис» (Ә.Ф. Кузаев), «ЛМ-Строй» (М.М. Латыпов) ОООлары, эшмәкәрләр М.Т. һәм Ч.Х. Сәфәровлар, М.Ә. Тимиркин булган.
«Колос» бик матур җирдә — Тол елгасы буендагы наратлыкта урнашкан, район үзәгеннән 2 километр гына ераклыкта, балалар бакчасы өчен бик уңайлы урын. Чөнки биредә саф, чиста һава, тынлык, тынычлык. Аны бары тик кошлар сайравы гына «боза». Учреждениенең Бардадан читтәрәк урнашуы да исәпкә алынган -балалар һәм ата-аналар, персонал өчен уңайлы вакытта иртә-кичен маршрут автобусы йөриячәк.
Венера АЛАПАНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *