Музей оештыру максатында

Летний лагерь при Акбашевской основной школеМәктәп яшендәге балаларны бүгенге көн генә түгел, үткәннәр һәм киләчәк тә кызыксындыра.
Акбаш төп мәктәбе каршындагы җәйге ял лагеренда туган ягыбыз тарихын өйрәнү максат итеп алынды. Укучылар «Детектив агентствосы» исемендәге комплекслы программа өстендә эшләделәр. Авыл тарихын өйрәнү авылның истәлекле урыннарына экскурсиягә бару, мәктәп тарихын тирәнтен өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләр, сәнгать сөючеләр белән очрашу, алар турында мәкаләләр язу эшләре белән бергә алып барылды. Төп максатыбыз мәктәп каршында музей оештыру иде.
Музейның башлангычы — Акбаш мәктәбе тарихын өйрәнү; тарихи чыганаклардан, өлкәннәр сөйләвеннән тулы мәгълүмат җыю; шушы чорда эшләгән мәктәп җитәкчеләренең, укытучыларның фотоларын туплау, мактаулы исемнәр алучыларны һәм укытучылар династияләрен теркәү булды. Табылган материаллар белән альбом-папкалар эшләнде.
Бүгенге көнгә кадәр авыл тарихын өйрәнү буенча тарих, татар теле укытучылары тарафыннан эзләнү эшләре алып барылган иде. Булган материаллар лагерь укучылары белән берлектә өйрәнелде һәм өлкән буын кешеләребез белән очрашулар ярдәмендә яңа тарихи чыганаклар белән тулыландырылды. Шундый эш барышында укучыларда туган якка мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, тарихи мирасыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләнә.
Мәктәп музеена нигез салынды. Музей -борынгыны өйрәнү урыны гына түгел, ә үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күзгә күренмәс күпер дә ул. Укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә аның өлеше гаять зур булачак, дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланылыш табачак, дип ышанабыз.
Илсөяр САДЫЕВА, лагерь начальнигы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *