Музыка балкышы
ЧАИКОВСКИИ музыка училищесында Пермь крае балалар сәнгать һәм балалар музыка мәктәпләре укучыларының «Музыка балкышы» күп жанрлы Х край конкурсы үтте. Биредә крайның 34 территориясеннән, шулай ук Удмуртия, Башкортостан һәм Татарстаннан 750 күбрәк укучы катнашты. Укучылар чыгышын абруйлы жюри бәяләде, аның составына Чайковский музыка училищесы, Республика музыка колледжы (Ижевск шәһәре) җитәкче преподавательләре кергән, ә конкурс жюриен Стелла Леонидовна Федосеева җитәкләде, ул профессор, сәнгать белеме кандидаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы преподавателе. Конкурста безнең сәнгать мәктәбе укучыларына да катнашу









