Составына Пермь шәhәренең уку йортларыннан студент-активистлар hәм спортчылар кергән “Кама буе десанты” отряды — коммерция булмаган оешма икенче тапкыр Барда округына рәхим итте. Былтыр Пермь милли тикшеренү политехник университетында укучылар килгән булса, бу юлы округ авылларында Е.А. Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетының I-VI курс студентлары эшчәнлек алып бара, алар үз отрядын “МЕДузалар” дип атаган.
“Кама буе десанты — 2024” Яшьләр патриотик акциясе Пермь крае авыл территорияләрен үстерүгә, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Волонтер егетләр hәм кызлар үзләренең кышкы каникул көннәрендә әнә шундый игелекле хезмәткә тартылган.
Акциядә катнашучылар 2 февральдән 11енә кадәр Барда муниципаль округында: Үдик, Каенавыл, Озын Ялан, Сараш, Печмень h.б. территориаль бүлекләрдә hәм Барда авылында булалар. Алар hәйкәлләрне кардан чистартуда, пенсионерларга hәм ветераннарга адреслы ярдәм итүдә катнашалар, мәктәп укучыларына осталык дәресләре үткәрәләр, авыл халкы өчен иҗат кичәләре, концертлар, шулай ук территориядәге фельдшерлык-акушерлык пунктларында медицина ярдәме күрсәтәләр.
27 кешедән торган “Кама буе десанты” отрядын 2 февральдә Үдик авылында кабул иттеләр, иң беренче алар мәктәп коллективы белән очрашты. Бу уку елында белем йортында 219 укучы укый. Үдик урта мәктәбе директоры Л.Г. Сәетова укучыларга акциядә катнашучыларны тәкъдим итте. Отряд комиссары Александр Плахин сүз алып, килү максатлары белән таныштырды. Студентлар 1 — 2 класста укучылар өчен аквагрим, 3-4 класслар өчен оригами, hава шарларыннан эшләнмәләр, 1-7 класслар өчен флешмоб, 6-8,
9-11 класслар өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча осталык дәресләре, кибер-куркынычсызлык, профориентация, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган лекцияләр уздырдылар.
8 класс укучылары белән сәламәт яшәүгә багышланган әңгәмәне III курс студенты, булачак стоматолог Екатерина Поперечная алып барды. Балаларга нәрсә эшләргә яравы hәм киресенчә – ярамавы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде, укучыларның фикерләрен дә тыңлады. Ә кибер-куркынычсызлык темасына багышланган лекциядә укучыларга интернет киңлекләрендә игътибарлы булырга кирәклеге h.б. турында аңлатылды.
Беренче ярдәм күрсәтү буенча дәресләр дә файдалы булды. Малайлар hәм кызлар, төркемнәргә бүленеп, авыр хәлдә калган очракларда нинди гамәлләр кулланырга кирәклегенә төшенде. Студентлар, ягъни булачак медицина хезмәткәрләре белән бу очрашулар алар күңелендә озак сакланыр әле, кемгәдер бәлки, hөнәр сайлауда булышлык итәр.
— Без тире, тән пешкән яки янган очракта нишләргә кирәклеген аңладык, файдалы киңәшләр белеп калдык, — диделәр Даниил Иткинин, Эльвир Кабанов hәм Наталья Собашникова.
— Безгә дә бик ошады. Кешене авыр чагында ничек коткарырга, мәсәлән, кан агуны туктатуда, агуланган вакытта яки электр тогы сукканда нишләргә, нинди саклык чаралары күрергә кирәклегенә төшендек, — диделәр Эльмир Гимадутдинов, Элиза Әмирова hәм Эмилия Әбләшева.
Укучылар кирәкле мәгълүмат алган, димәк очрашу юкка булмаган.
Отряд командиры, педиатрия факультетының IV курс студенты Анна Сидорова белән дә әңгәмә кордым.
— Мәктәп елларында миңа биология фәне ошый иде, кызыксынып укыдым hәм булачак hөнәрем итеп медицина юнәлешен сайладым. Беренче тәҗрибәләрдән соң кызыксынуым тагын да артты. Кешеләргә булышасым килә, аларны дәваларга телим, — диде ул.
“Кама буе десанты”нда катнашучылар мохтаҗларга ярдәм күрсәттеләр – адреслар буенча өлкәннәр хуҗалыкларында булдылар hәм Үдиктә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга урнаштырылган обелискны кардан чистарттылар, бу кышта кар аеруча күп ява шул. Ә кичен мәдәният йортында концерт булды, булачак медицина хезмәткәрләре халык алдында биеде, шигырь сөйләде, гитарада уйнап җырлады, гомумән үзләренең талантларын күрсәтте. Студент яшьләргә бу эшләре өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, укуларында hәм киләчәк тормышларында уңышлар насыйп булсын иде.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.