Чикләвек интеллектуаль уены
11 августта Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Чикләвек” интеллектуаль уенында үз белемнәрен тикшерү өчен районның зирәк акыллы hәм тапкыр яшьләре җыелды. Барысы 10 команда булды. Алар 2 сәгать дәвамында Пермь командасы уйлап тапкан иң көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр. Командалар төрле темалар буенча 6 тур уздылар, этапларның берсе Бардага, татар hәм башкорт халыкларына багышланган иде. Мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның әти исеме, “Салават Юлаев” хоккей клубы эмблемасы кебек сорауларга җавап табарга туры килде. Барлык турлар нәтиҗәләре буенча 37 очко белән “Бердросович туганнары” командасы









