Халыкара стандартлар буенча эшләргә

WORLDSKILLS WORLDSKILLS – ул коммерция булмаган халыкара хәрәкәт, аның максаты булып профессиональ белем бирү статусын күтәрү hәм дөнья күләмендә профессиональ әзерлек стандартларын үстерү тора. Профессиональ осталык конкурсларын оештыру аның төп эшчәнлеген билгели. WorldSkills чемпионатлары ике елга бер тапкыр төрле илләрдә үтә, анда 22 яшькә кадәрге квалификацияле эшчеләр, университет hәм колледж студентлары, танылган профессионаллар, белгечләр, производство белем бирү осталары hәм остазлар биремнәрне үтәүне бәяләүче экспертлар сыйфатында катнашалар.
Край политехник колледжының Барда филиалы бу юнәлештә актив эшли. Производство белем бирү мастеры Н.А.Пономарева WorldSkills таләпләрен исәпкә алып профессиональ белем бирү процессын камилләштерү буенча квалификация күтәрү курсларын үтте, ул укыту документацияләрен hәм “Җәмәгать туклануы продукцияләре технологы“ hәм “Повар, кондитер“ белгечлеге буенча уку процессын яңадан карауга китерде. Белем бирү практикага ориентирлашканрак булачак.
Октябрьдә база филиалында коллегалары өчен Наталья Александровна семинар-практикум үткәрде, ул “Повар эше“ hәм “Кондитер эше“ WorldSkills компетенцияләре буенча уку процессын проектлаштырырга өйрәтте. Педагоглар белем бирү программасына дисциплиналар hәм профессиональ модульләр кысаларында үзгәрешләргә китерүче яңа белемнәр керттеләр. Яңа программалар буенча укытылган студент үз сәләтен зур халыкара конкурсларда hәм чемпионатларда күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак. Әлегә укучыларыбыз 2017 елның январенда булачак “Яшь профессионаллар“ региональ конкурсының сайлап алу турына әзерләнәләр. Узган уку елында Барда филиалы студентлары копилкасы край дәрәҗәсендә 2 шәр алтын hәм бронза медаль, профессиональ осталык конкурсларында барлык муниципальара дәрәҗәдәге сигез диплом белән тулыланды.
Наталья Александровнага hәм аның студентларына уңышлар телибез.
Л.М. ЖУЙКОВА,
филиал методисты.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *