Мәскәүдә очрашулар

С.М. Ибраев, Х.Г. Алапанов, Я.Т. Абдалов с депутатом Государственной Думы РФ И.Н. Шубиным19-20 октябрьдә Барда муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев hәм район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов эш визиты белән Мәскәүдә булдылар. Биредә аларның 58 санлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубин hәм РФ Федераль Җыелышы Федерация Советында Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы вәкиле – сенатор А.К.Пушков белән эш очрашулары булды, аның барышында Барда районын алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Игорь Николаевич Шубин hәм Алексей Константинович Пушков бардалыларның халык белән очрашулар вакытында яңгыраган наказларын кабул иттеләр. Алар – авылларны газлаштыру, мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлау hәм реконструкцияләү, торак пунктларны төзекләндерү, юлларны ремонтлау, авыл хуҗалыгын үстерү h.б. Мәсьәләләрне хәл итүдә үзара тыгыз хезмәттәшлек турында килешенде.
Шулай ук Дәүләт идарә университетында бу вузның тармак менеджменты институты директоры В.Г.Воронцов hәм аның урынбасары В.А.Диких белән дәвамлы очрашу булды. Бу очрашу йомгаклары буенча университет hәм Барда районы администрацияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү теркәү буенча уртак фикергә киленде. Хезмәттәшлек кысаларында район мәктәпләрен тәмамлаучыларны бу вузга максатчан кертү турында мәсьәлә карала. Биредә үк яңадан укулар үтәргә, квалификацияне күтәрергә була.
Сергей Миннихан улы hәм Хәлил Газбулла улы шулай ук Мәскәүдә яшәүче якташлар – районның почетлы гражданины А.Т.Алдаров hәм Я.Т.Абдалов белән очраштылар. Алар районны үстерү буенча проектларны тормышка ашыруда hәм районга инвестицияләр җәлеп итүдә булышлык итәргә әзерлекләрен белдерделәр. Якташлар Т.М.Аксәетов, Ә.Х.Мөэминов hәм Р.Ю.Исаков та очрашуга актив кушылдылар. Алар Мәскәүгә укырга керергә килүче якташларга үз ярдәмнәрен тәкъдим итәчәкләре турында әйттеләр.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *