Балалар сәнгать мәктәбенә — 50 ел

Бардымской детской музыкальной школы - 50 лет

Музыка коралларында — халык күңеле Барда балалар музыка мәктәбенең беренче укытучылары күңел җылысы hәм ярату белән ясаган альбомның саргайган битләрен карыйм. Нәкъ менә алар — фикердәшләр hәм 50 ел элекке яшь мәктәп директорлары — Морозова Маргарита Александровна, Чазова Татьяна Васильевна өчен таяныч, бердәм, тату коллектив булып, музыка мәктәбенә нигез, традицияләр салдылар. Әйе, алар безнең районыбыз өчен чын табыш, сирәк профессия кешеләре. Бүген без ихтирам белән аларның исемнәрен искә алабыз – Раhип Нәҗмек улы Монасыйпов, Әдибә Ваhап кызы Мостаева, Галина Васильевна

Подробнее

Иҗат hәм илhам дөньясы

Мир творчества и вдохновения

  2003 елны« сентябрендә, мин Барда музыка мәктәбе бусагасын беренче тапкыр атлап кергәндә, үземне кечкенә музыкантларга белем бирүче әкияти музыка иленә эләккән сыман тойдым. Музыка мәктәбе директоры Айсылу Нәҗмулла кызы Әлмәтова мине якты йөз белән каршы алды, сәнгать-графика бүлеге преподавателе сыйфатында чакыруын әйтте hәм дәресләр үтәчәк классны күрсәтте. Шулай итеп мин, Гөлнар Галимҗан кызы Рахмангулова – 4 санлы балалар бакчасының ИЗО эшчәнлеге буенча тәрбиячесе, сәнгать-графика бүлегенең беренче преподавателе булдым. Айсылу Нәҗмулла кызы күрсәткән класста сольфеджио hәм музыка грамотасы буенча занятиеләр

Подробнее

Халкыбызның күңел бизәкләре

Узоры тастымала

Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “59 регионның 59 фестивале“ проекты кысаларында 26 октябрьдә Бардада “Тастымал бизәкләре“ сөлге бәйрәме (икенче тапкыр) үткәрелде. Анда оста куллы райондашларыбыздан кала Чернушка, Куеда, Уен, Оса районнары вәкилләре дә чыгыш ясады. Барда мәдәният hәм ял үзәге ул көнне гөрләп торды, бакча балалары hәм яшьләр дә, өлкән буын да рәхим итте. Гөлнур Ибраhимова башкаруында “Әссәләмегәләйкүм“ җыры белән башланып киткән бәйрәмдә Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Е.Н. Кәлимуллина, декоратив-кулланма сәнгать предметы hәм халык йолаларының, гореф-гадәтләренең, бәйрәмнәренең

Подробнее

Бер-береңә хөрмәт hәм ихтирам белән

Семья Шамсудиновых: Уважая друг друга

Пермь краенда 126 милләт вәкиле яши — 2010 елда үткәрелгән соңгы Бөтенрәсәй халык санын алу нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә. Мисал эзләп ерак йөрисе юк, үз районыбызда да татар hәм башкортлар, руслар hәм украиннар, башка милләтләр яши hәм эшли. Бу язма аша сезне Бардага ерак Таҗикстаннан килеп урнашкан Шәмсединовлар гаиләсе белән таныштырырга телибез. Гаилә башлыгы Ахлидин Зәйнедин улы белән кайбер райондашларыбыз таныштыр да, чөнки ул үзәк район больницасында участок педиатры. Тормыш иптәше Мухайе Абдесамад кызы “Сирень“ кафесында пешекче булып эшли. Аларның

Подробнее

Күп балалы гаиләләргә — таныклык

Пермь крае Хөкүмәтенең 2017 елның 20 июнендә кабул ителгән “Пермь крае күп балалы гаиләләренә таныклык тапшыру тәртибен раслау турында“гы 508-п санлы күрсәтмәсе нигезендә, өч яки аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләргә таныклык тапшырыла башлады. Безнең районда тәүге таныклыкларны тапшыру узган атнада Барда районы социаль яклау бүлегендә булды. Таныклык Данифә Хәлил кызы Кучукбаевага, Сергей Миннихан улы hәм Айгөл Хәлил кызы Ибраевларга, Әлфия Нәзир кызы Мушаковага, Алсу Калфат кызы Куштановага h.б. тантаналы төстә тапшырылды. Документларны идарә начальнигы Ләйсән Фәим кызы Имайкина

Подробнее

Гомер буе – бер урында

Хирургия медицинаның иң җаваплы hәм катлаулы тармакларыннан берсе. Бит хирурглар еш кына пациентның гомере hәм сәламәтлегенә бәйле булган җитди карарлар кабул итә. Үзәк район больницасы врач-хирургы Владимир Ильич Першин да үзен бу җиңел булмаган hәм мөhим эшкә багышлаган. Быел Владимир Ильичның юллама буенча безнең районга килүенә 30 ел булды, ә иртәгә аның тормышында тагын бер истәлекле вакыйга була – ул 60 яшен билгеләп үтә. В.И.Першин тумышы белән Кудымкар районыннан. Медицина буенча беренче белемнәрен ул Кудымкар медицина училищесында ала, фельдшерга укый.

Подробнее

Чынга ашкан хыял

Авылларыбыз тормышына ямь өстәүче шатлыклы вакыйгалар еш булып тора. Федоркилылар да узган атнада шундый куанычлы мизгелләр кичерделәр – авылда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Дөрес, ул моңа кадәр дә эшләп килде, мәдәният йортындагы бүлмәләрдә урнашкан иде. Ә хәзер исә заманча яңа пункт авыл халкы өчен ишекләрен ачты. Бу бина край hәм районның “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясе белән тыгыз hәм нәтиҗәле хезмәттәшлегенең бер үрнәге булды. Моңа кадәр шушы хезмәттәшлек нигезендә Яңавыл hәм Бөреҗледә иркен hәм уңайлы ФАПлар төзелгән иде, Федоркидагысы – инде өченчесе. Яңалары да,

Подробнее

Көнүзәк сорауларга — тулы җаваплар

Соңгы елларда парламент дәресләре үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы дәресләрнең максаты: крайны өйрәнү, тикшеренү эшләрен тормышка ашыру hәм социаль инициативалар аша кече ватанга хөрмәтле hәм бәhалы караш тәрбияләү. Сайланган hәм башкарма хакимият органнары вәкилләре белән очрашулар 18 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясендә, 19 октябрьдә коррекция мәктәбендә, үзәк район китапханәсендә hәм колледжда уздырылды. Барда гимназиясендәге парламент дәресен тарих, җәмгыять белеме hәм хокук фәннәреннән укытучы Хәнифә Минәхәт кызы Курлищук алып барды. Пресс-конференция рәвешендә узган бу дәрес “Яшь идарәчеләр: Пермь краен беләм hәм

Подробнее

Киләчәккә өмет белән

ООО "Искирь": С надеждой на будущее

Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына нәтиҗә ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Хәер, бу тынгысыз тармакта эш беркайчан да тукталмый – алда шулай ук катлаулы hәм җаваплылардан саналган кышлату чоры көтә. 2017 елда уңыш җыю, терлек азыгы әзерләү, терлекләрне җәйге көтү чорында тоту буенча ярышта җиңүче булып “Искир“ ОООсы (директоры Н.И. Лушников) танылды. Без хуҗалыкның алдынгы хезмәтчәннәре белән очрашып эш барышы турында сөйләштек. “Искир“ ОООсы районның зур хуҗалыкларыннан санала. Хәзерге вакытта биредә барысы 818 баш терлек, шул исәптән 300 баш савым сыеры

Подробнее

Хезмәттә үткән елларны сагынабыз

"Скучаем по трудовым годам"

Узган гасырның 70 елында ярты районны биләүче эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз бишкә бүленә: “Урал“, “Правда“, “Рассвет“, Ленин hәм Нариманов исемендәге колхозлар оештырыла. Без алдынгылардан саналган “Урал“ колхозының Каенавыл бригадасында озак еллар намус белән көнне төнгә ялгап эшләгән колхозчылар — хәзер инде лаеклы ялдагы өлкәннәребез белән очраштык. — “Урал“ колхозында 23 ел баш зоотехник булдым. Рәис Рияз улы Аптраков (Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгеч – автордан), Фәния Гарифулла кызы Зәетова hәм Фәтхия Зөфәр кызы Зимасова белән бергәләп эшләдек. Ул чакта

Подробнее