Кыш Бабай кулыннан — гран-при
Барда ЛПУ МГсе “Дуслык“ халык биюе үрнәк ансамбле 10-13 январьда Великий Устюг шәhәрендә үткән “Кышкы әкият“ ХI Халыкара балалар, үсмерләр hәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивалендә “Халык биюе“ номинациясендә Гран-прига ия булды. Халыкара конкурс Россиянең ерак почмакларыннан hәм якын чит илдән 600 дән күбрәк катнашучыны берләштерде. Килгән көнне безнең өчен матур hәм борынгы Великий Устюг шәhәре буенча экскурсия оештырылды. Безне зур сандагы чиркәүләр, матур борынгы агач йортлар, тыныч урамнар hәм чиста ак кар таң калдырды. Котлау открыткалары hәм Кыш Бабай почтасы музеенда









