Паркта яңа сыннар
ТУКАЙ паркы яңа геройлар — Шүрәле һәм Былтыр образлары белән тулыланды. Паркны ачуда әйдәп йөрүче — район башлыгының беренче урынбасары С.Н. Назин бу уңайдан: «Паркны булдыру өчен «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы игълан иткән конкурска ике проект тәкъдим ителде. Алар — муниципаль район башлыгы С.М.Ибраевның һәм минем проектлар — җиңү яулап тормышка ашырылды, хәзер Барда үзәге күзгә күренеп үзгәрде. Паркның бүгенге халәттә булуында шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме дә үз ролен уйнады. Сыннарны Каенавыл урта мәктәбе укытучысы, скульптор-рәссам Н.М. Габдушев








