«Аң, белемгә омтылыгыз»

Лябиба Шамиловна ЗимасоваКАЕНАВЫЛ поселениесенә караган Түбэиавыл китапханәсе ачылуга сентябрь аеңда 45 ел тулды. Аның беренче китапханәчесе Ләбибә Шамил кызы Зимасова белән очрашуыбыз әнә шул уңайдан тормышка ашты.

Ләбибә апа Зимасова мәгърифәтле гаиләдә туып үсә. Әниләре Мөнирә Мөхәммәткашаф кызы китап — белем чишмәсе икәнлеген балаларына кечкенәдән аңлатып үстерә.

— Безнең йортта китап изге әйбер булды. Әниебез китапка мәхәббәт тәрбияләде, үзе дә күп укыды. Габдулла Тукай әсәрләре белән сабый чагыбыздан ук таныш идек, — дип балачак елларын искә ала ул.

Бу гаиләдә үскән Әсхәт, Нәсһәт Зимасовлар да белемгә омтылучан була. Олы абыйсы Әсхәт Пермь дәүләт университетының тарих һәм филология факультетын тәмамлап балаларга белем бирә, парторг,Каенавыл администрациясе башлыгы булып эшли. Нәсһәт Шамил улы исә югары белемне Казан дәүләт университетында ала. Укытучы, инспектор, 13 ел дәвамында район мәгариф бүлеге мөдире, Казан шәһәрендә 13нче гимназия директоры урынбасары була.

— Мин җиденчене бетергәндә ике абыем да уку йортларында укый иде.» Бардага урта белем алырга барасың килмиме?» — дип сорады әнием. Укырга теләгем көчле булса да, берүзенә өч баланы укыту авырга туры килер дип, әнине кызгандым. «Минем колхозда эшлисем килә,» — дидем.

Урта белемне, ягъни 11 классны кичке мәктәптә тәмамлый Ләбибә апа, үзе бертуктаусыз туган Ленин исемендәге, «Урал» колхозларында эшли. Кая әйтсәләр, шунда бара,җәмәгать эше белән шөгыльләнә, ревизия комиссиясе әгъзасы, 20 ел халык суды утырышчысы була. 1969 елда, район мәдәният бүлеге мөдире булып Клара Мулланур кызы Хөсәенова эшләгән елларда районда тагын бер китапханә ачу мөмкинлеге туа.
— Ул чакта комсомол райкомында эшләүче Акълимә Кадырматова ( Рәшит Ягъфәровның булачак тормыш иптәше) минем янга килеп гариза яздырып алып китте. Клара Муллануровна янына баргач, «Түбәнавылда китапханә булдырырга уйлыйбыз. Син шуны ачып, эшләргә тиеш,» — диде. Мин аңа каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Клара апа Әсхәт абый белән Кояново, Оса педагогия училищеларында бергә укыганнар иде. Минем кандидатураны аңа Каенавыл китапханәсе мөдире Мөнирә апа Сакаева тәкъдим иткән.

Шулай итеп, Ләбибә Шамил кызы китапханә мөдире булып эшкә тотына. Үзенә йөкләнгән вазыйфаны бик теләп башкара ул.

— 450 дән күбрәк укучыбыз бар иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып өлкән яшьтәге авылдашларыбызга кадәр китапханәгә җәлеп иттек. Төрледән төрле чаралар уздыра идек, аларны атап бетерә торган да түгел. Уку конференцияләре, балалар иртәләре, диспутлар, хәтта актив укучыларның туган көннәрен дә билгеләп үттек. Мәдәният бүлеге мөдире К.М.Хөсәенова үзе дә һәр чарада катнашырга вакыт таба иде.
Китапханәче булуга 29 ел гомерен багышлый Ләбибә апа. Тырыш хезмәте өчен 1988 елда СССР мәдәният министрлыгының «Бик яхшы хезмәте өчен» билгесе, 1991 елда озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 1987 елда Түбәнавыл мәдәният йорты директоры Фәния Хәмит кызы Мостаева җитәкләгән «Тугъзак» ансамбле составында Бөек Октябрь революциясенең 70 еллыгына багышланган икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреатлары арасында була. Нәфис сүз остасы буларак, сәхнәдә чыгыш ясый, спектакльләрдә катнаша.
— Минем күңелгә шигърият якын. Габдулла Тукай, Клара Булатова, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев иҗ атларын яратам. Үзем дә язам. Үсеп килүче буынга «Кешене хезмәт бәхетле итә, ә хезмәт төбе- хөрмәт. Хезмәтне яратыгыз, аң, белем дәрәҗәсен күтәрү өчен китап укыгыз, белемгә омтылыгыз», диясем килә, — ди.

Түбәнавыл китапханәсенең юбилее уңаеннан Ләбибә Шамил кызы Зимасованы, элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләрне, китап укучыларны кайнар котлыйбыз. Тормышыгызда уңышлар, иминлек, күңел байлыгы телибез.

Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *