Учаклар сүнмәсен

2014 елда Барда муниципаль районы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шушы датаны файдаланып, райондагы кайбер авылларның яшәеше турында фикер йөртмәкче булам.
2005 елда Печмень һәм Күчтәнти авыл советлары берләшеп, Печмень авыл поселениесе берәмлеге барлыкка килде. Күчтәнти авыл советында өч авылның (Карман, Әмировка һәм Күчтәнти ) яшәешен нигездә «Красный Октябрь» колхозы тәэмин итте. 429 шәхси хуҗалык, 1068 кеше (ирләр — 506, хатын-кызлар — 562) исәпләнде. Барлык җирләр 7325 гектар, сөрү җирләре — 3144 гектар, урманнар — 3026, аерым хуҗалык бакчалары — 86 гектар тәшкил итте. Колхоз таркалып, хуҗалык объектлары юкка чыккач, аны искә алуны кирәксез дип исәплим. Сүзем — бу авыллардагы халыкның тормыш хәле һәм кө нкүреше, аларның киләчәктә хәл итәсе проблемалары турында.
Колхоз чорындагы басу-кырларның, чабулык-көтүлекләрнең күп өлеше, шәхси хуҗалыклар җ ирләренең өчтән бере диярлек эшкәртелми буш яталар. Аларда агачлар һәм чүп үләннәр үсә. Җ ирләрнең бик аз өлеше генә аерым хуҗалар кулында. Эшмәкәрлек, урта бизнес эшләре киң җәелмәгән әле.
Ә инде авылларның гомуми торышы, йөзе, төзеклеге канәгатьләнерлек дияргә була. Ел саен авылларда сабантуйлар һәм истәлекле вакыйгалар (Бөек Җиңү бәйрәме, Яңа елны каршы алу, өлкәннәр айлыгы һәм башка чаралар) үткәрү чорында төзекләндерү эшләре колач ала. Мәсәлән, Күчтәнти һәм Карман авыллары үзләренең 400 еллык һәм 100 еллык юбилейларын үткәреп, зур оештыру эшләре башкардылар. Күчтәнти һәм Карман төп мәктәпләре коллективлары 30 һәм 80 еллыкларын билгеләп үттеләр. Күчтәнти төп мәктәбенә якташыбыз, шагыйрь, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров исемен бирү, аның исеме белән бәйләнгән чараларны үткәрү традициягә әйләнде. Күчтәнтибаш һәм Әмировка авылларында да халык инициативасы белән сабантуйлар үткәрү чарасы мактауга лаеклы.
«Бәйрәме бар халык — бай халык», — диләр. Бу халык әйтеменең асылында тирән мәгънә ятуы беркемдә дә бәхәс тудырмый торгандыр. Әлеге чараларга әзерләнү һәр авылның үзенә генә хас булган тарихын өйрәнергә һәм язарга мөмкинлек бирә. Тарихны өйрәнү авылларны төзүдә һәм төзекләндерүдә актив катнашкан талантлы кешеләрне искә алырга ярдәм итә. һәм зур бәйрәмне үткәрү чорында конкурслар һәм ярышлар оештыру халыкны бу эшкә тарта. Районда беренче буларак балаларның спорт комплексын төзү үзе зур вакыйга булып калды.
Соңгы елларда Печмень поселениесенә кергән учреждение-оешмаларының эшчәнлеге уңай бәяләнә. Гөрләп эшләгән мәктәпләр, авыл клублары, китапханәләр, медпунктлар, балалар бакчалары, элемтә бүлекләре, юлларның төзеклеге, автобусларның төгәл йөреше халыкка хуш килә. Авылларның яхшы яшәешенең төп нигезе шуларга бәйле.
Киләчәктә чишәргә кирәк проблемалар да бар. Мәсәлән, шәхси хуҗалыкларда 120 кеше ялгыз яши. Шулар арасыннан Күчтәнтидә ялгыз ир-атлар 30, ялгыз хатын-кызлар — 40, Карманда тиңдәшлечә 16 һәм 22, Әмировкада — 6 һәм 6. Димәк, хуҗалыкларның дүрттән берендә ялгыз кешеләр гомер кичерә. Алар арасында хәлле тормыш алып баручылар да, иске һәм коелып-түгелеп беткән йортларда торучылар да бар. Андый кешеләрнең хәлен белешеп тору, ярдәм кулын сузу бик кирәк дип уйлыйм. Гомумән алганда, ахыр чиккә килеп терәлгән гаиләләр юк. Хәзер хөкүмәт ярдәме (пенсияләр, пособиеләр, социаль яклау) җитәрлек һәм сизелерлек. Өлкән пенсионерларга ярдәм күрсәтеп, эшсезләр дә эш таба.
Авылларда үрнәк гаиләләр күп кенә. Мәсәлән, Карман авылында элек-электән һөнәрчеләр, талантлы кешеләр килеп урнашканлыктан, күп гаиләләр җитешле, матур яшиләр. 20 дән артык хуҗалыкта уң ышлы рәвештә бал кортлары үрчетәләр. Авылны» елга буенда урнашкан Буденный урамында яшәүче ялгыз хатын-кызлар (Фәнүзә Вәлитова, Гамилә Кыямова, Сөембикә Дускаева, Хәбирә Хәлилова, Гөлфия Нурбакова, Марксина Субакова һәм башкалар) бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп, тәҗрибә туплап яшиләр, кортчылыктан гаиләләренә күп файда китерәләр.
Авылларда, хуҗалары үлеп, илледән дә артык йорт буш тора. Йорт яны хуҗалыкларында чүп үләннәр үсеп, янгын куркынычы тудыралар, яртылаш җимерек йортлар авылны» матурлыгын бозалар. Бу кире күренешләрдән котылу юлларын эзләргә кирәк. Мәсәлән, буш яткан бакчаларны күрше хуҗ алыкларга беркетеп файдаланырга мөмкин. Иске җимерек йортларны» хуҗаларын табып, сөйләшеп, юк итәргә яки чистарттырырга кирәктер, мөгаен.
Минемчә, авылларны» яшәешен тәэмин итү өчен бик күп юллар бар, эзләргә, перспективалы, комплекслы проектлар һәм планнар төзеп, аларны тормышка ашыру чараларын күрергә кирәк. Гасырлар буена яшәп килгән авылларны юкка чыгармаска, бабаларыбыз кабызган учакларны сүндермәскә иде.

Идеал ЗАКИРОВ, хезмәт ветераны,

авыл ветераннар советы рәисе, Печмень авыл поселениесе почетлы гражданины.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *