Байлыгыбыз, горурлыгыбыз һәм матурлык

Айдар Сагитович Шайнуров и Эльмарт Махмудович СадыевҺәр ел сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар, егерьлар, урман мастерлары һәм башка урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, быел ул 21енә туры килә. Урман һәм урман эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне — чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул бары тик 34 ел элек кенә билгеләп үтелә башлый һәм 1977 елда «Урман законы?’ чыгуга багышлана.
УРМАН — безнең байлыгыбыз, әмма аның иксез-чиксез булуына карамастан, табигать тарафыннан бүләк ителгән бу хәзинәне саклау мөһим. Моны Петр I яхшы аңлый. Император һәм шул ук вакытта Россиянең беренче лесоводы елга ярлары буендагы урманнан файдалануга катгый дәүләт регулирлавын кертә, агачларның корабль ясауда файдаланылучы кыйммәтле төрләрен кисүне тыя, тыелган агачларны билгеләргә боера. Урман ресурсларыннан рациональ файдалануга беренче адым булып аларны барлап, язып чыгу тора. Ул елларда указлар, инструкцияләр, язу кенәгәләре, урманнарның ландкарталары эшләнә, статьялар языла, алар соңыннан урман законнарының, урман службасының, урман хуҗ алыгының һәм урман фәненең нигезенә әверелә.

Шулай итеп, 300 ел элек Петр тарафыннан урманнан даими һәм дөрес файдалану принцибына нигез салына, урман хуҗалыгының фундаменталь максатлары билгеләнә, алар хәзерге көнгә кадәр үзгәрешсез кала: урманнарны юкка чыгарудан саклау, алардан табыш алу һәм территорияләрдә урманнарны үстерү, арттыру.

Районыбызның мәйданы 2382,2 кв. км тәшкил итә, бу территориянең 55,4 процентын урманнар били, ылыслы һәм каен урманнары өстенлек алып тора. Безнең урманнарда сирәк агачлар да бар: өрәңге, кедр, куәтле мәңгелек имәннәр, дала чиясе һәм чикләвеклекләр. Урман фондында махсус сакланучы территорияләр һәм табигый заказниклар бар: «Сараш имәнлеге», «Сараш нарат-имән урманы», «Барда чия тавы», «Байавыл чикләвеклеге», «Әрҗән тавы», «Тол буе» биологик ау заказнигы.
Барлык бу хуҗалык белән «Куеда урманчылыгы» ГКУсы Сараш участок урманчылыгы лесничие Айдар Сәгыйть улы Шәйнуров һәм Барда участогы урманчылыгы лесничие Эльмарт Мәхмүд улы Садыев җитәкчелек итә. Урманчылыкның төп максаты — халыкның һәм предприятиеләрнең деловой агачка һәм каты ягулыкка ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен урманнардан рациональ файдалануны тәэмин итү, урманнарны мохитне булдыручы, су саклаучы буларак, санитар-гигиеник, сәламәтләндерү функцияләрен саклау, аларны саклау һәм үстерүне тәэмин итү, урманнарның сыйфатын яхшырту һәм продуктлылыгын күтәрү.
Мәсәлән, быел район территориясендә урман культураларын утырту буенча шактый эшләр башкарылган — якынча 200 гектарда чыршы утыртылган. 2013 елда районның 2500 кешесенә (гаризалар саны буенча) 45000 кубометр агач бүленеп бирелгән, шул исәптән төзелеш, йортлар һәм каралтылар ремонтлау өчен 13000 кубометр, агымдагы елда 30000 кубометр агач бирелгән, шул исәптән якынча 6000 — төзелешкә һәм йортлар һәм каралтылар ремонтлауга.
— Еш кына безгә диләнкәләр ерак урнашкан, алар вакытында бирелми һәм бару өчен юллары юк, дигән жалобалар белән киләләр. Билгеләргә кирәк, диләнкәләр бүлүнең билгеле кагыйдәләре бар. Беренчедән, элекке елларда бирелгән диләнкәләр чистартылмаса, без яңа участоклар бирмибез. Икенчедән, диләнкәне еракта бирү шуның белән бәйле, урман материаллары искерә, торак пунктларга якын булган, кисәргә билгеләнгән агачлар инде киселеп беткән, — ди Айдар Сәгыйть улы.

Әңгәмәдәшемнең сүзләре буенча, хезмәткәрләр штаты зур түгел, барлыгы 10 кеше. Ике участок лесничиеннан тыш, 8 урман мастеры эшли, аларның бурычына халыкка агач бирү, урманны һәм аннан файдалануны контрольләү, күзәтү керә. Сигез хезмәткәр арасында кемне аерып билгеләп үтәргә мө мкин, дигән сорауга, барысы да намус белән эшлиләр, чөнки бердәм эш кенә нәтиҗә бирә, дип җавап бирде ул.

— Урманнарны законсыз кисүләрдән саклау — шулай ук безнең бурыч, — ди А.С.Шәйнуров. — Полиция хезмәткәрләре белән бергә урманны законсыз әзерләү һәм транспортлауны кисәтү буенча рейдлар үткәрәбез, пропаганда алып барабыз, халык белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Тәүлекнең кайсы вакыты булу белән исәпләшмичә, һәрвакыт беренче шалтырату буенча урманга барабыз һәм закон бозучыларны тоткарлыйбыз.
Кызганычка каршы, безнең арада намуслы, тәртипле кешеләрдән тыш браконьерлар да бар. Алар бернәрсә белән дә исәпләшми, яшь, деловой агачларны кисәләр, агачның яшен дә, әйләнә-тирә мохиткә китергән зыянны да уйламыйлар. һәр ай саен районда якынча 6 законсыз агач кисү теркәлә. Ә полиция бүлеге мәгълүматлары буенча, узган елда 34 законсыз агач кисү факты теркәлгән, 29 күбрәк кеше җ аваплылыкка тартылган.
Кемнәрдер урманны үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр белән, ә кайберәүләр шашлык, пикник белән
күзаллый. Кемдер урманда аның матурлыгына сокланып, саф һава сулан йөрергә ярата, кемдер чаңгыда яки «Буран»да йөри. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен исә ул әле куркыныч чыганагы да булырга мөмкин. Мәсәлән, бервакыт арендаторлар территориясен тикшерү вакытында урманчылар аю белән очрашалар. Группаның җитезлеге һәм яхшы реакциясе булу белән генә барысы да исән кала.

Әңгәмә ахырында Айдар Сәгыйть улы коллегаларына фидакарь, намуслы хезмәтләре, сайланган һө нәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге, иңне-иңгә куеп бик күн еллар бергә эшләүләрен теләде. һәм халыкка урманга сакчыл карауларын, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауларын сорап мөрәҗәгать итте.

Венера АЛАПАНОВА
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *