Кәгазь — аерым, пластик — аерым
БИЛГЕЛЕ булганча, 4 сентябрьдә үткән башлыклар киңәшмәсендә каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыкларын тоту турындагы мәсьәлә күтәрелде һәм авыл поселениеләре башлыклары каравына чыгарылды. Бу проблеманы тулысынча хәл итү өчен узган атнада район администрациясе башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г.Алапанов, авыл поселение башлыклары һәм «ПермьМакулатура » ОООсы генераль директоры С.В.Южанин катнашында эш киңәшмәсе үтте. Беренче сорау буенча Илсур Вәсил улы Исаков чыгыш ясады, чөнки муниципаль контракт кысаларында нәкъ аның компаниясе — «Геоплюс» ОООсы полигонны карап тоту белән шөгыльләнә. — Без мәйданчыкны чүптән чистартырга өлгермибез, чөнки







