«Көзге уңыш» ярминкәсе

ЯрмаркаКөЗ — ул уңыш җыю вакыты гына түгел, ә киләсе яз турында да уйланыр, үсентеләр, яраткан чәчәкләрнең суганчаларын сатып алу вакыты да. Моның өчен иң яхшы урын, әлбәттә, традицион көзге ярминкә.
18 сентябрьдә Җиңү мәйданында үткән «Көзге уңыш» ярминкәсендә һәр сатып алучы үзе теләгәнен сайлап сатып алды. Районлаштырылган алма, груша, ежевика, крыжовник, барбарис, карлыган, бакча җ иләгенең төрле сортлары, гиацинт, нарцисс, тюльпан, крокусларның суганчалары, шулай ук зәңгәр чыршы, тау нараты, розалар, бүлмә гөлләре һәм күп нәрсәләр — ассортимент байлыгыннан «күзләр камаша».

Илледән күбрәк катнашучылар арасында безнең районнан гына түгел, ә Пермь краеннан (Кунгур, Нытва, Чернушка, Пермь һәм Пермь районы, Оханск, Оса, Чайковский районы, Куеда), шулай ук Чиләбе, Ижевск, Свердловск өлкәсе, Башкортостан һәм Удмуртия вәкилләре бар иде.

Балалар иҗат йорты каен тузыннан ясалган әйберләр, Озын Ялан урта мәктәбе һәм коррекция мәктәбе — яшелчәләр, Осадан Н.Х.Шакманаев үрелгән кәрзиннәр, И.И.Львова КФХсы (Оса районы Петухово авылы) романов токымлы сарыклар алып килгән. Гадәти булмаган товарлар арасыннан кө мешсыман лохтан, дөя чәнечкесеннән, каштаннан бал, төрле төрдәге хәлвә һәм Х.Х.Әхмәров хуҗ алыгыннан 24 кг лы гигант кабакны билгеләп үтәргә була. Шулай ук сатуда бодай, ашлык (Чурмаев А. Ә.КФХсы), тавыклар, киез итекләр, таштан ясалган әйберләр һәм бижутерия бар иде.

Кызганычка каршы, намуслы сатучылардан тыш, җавапсызлар да бар. Мәсәлән, полиция һәм роспотребнадзор тикшергәннән соң, кайберләрнең товар озату документлары һәм продукциягә туры килгән сертификатлары булмавы ачыклана һәм алар сәүдә итүдән читләштерелә.
Авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре ярминкәдә катнашучыларга сәүдә кагыйдәләрен саклауга һәм документлар пакетын әзерләүгә җитди карауларын сорый.
Хөрмәтле район халкы, исегезгә төшерәбез, 2 октябрьдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Шулай ук бу көнне үткәрелгән көзге ярминкәдә актив катнашучылар-сатучылар билгеләнәчәк.
Венера АЛАПАНОВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *