Барда тастымалы үзенчәлекләре

ТастымалЕШ КЫНА картәниләребез, дәү әбиләребезне» сандыгында төрле бизәкле тукылган озын сөлге табарга мөмкин, ул «тастымал» дип атала, ә бизәкләп чигелгәне, нигездә, көндәлек куллану өчен — «сө лге» дип йөртелә.
Бу сөлгеләр безне» районда гына түгел, ә күрше районнар территориясендә дә ки» таралган. Әйләнә-тирә халыкларны»: Татарстан һәм Башкортостаннан татарларны», башкортларны», русларны» гәйнәлеләрне» тукучылыкны» җирле үзенчәлекләрен формалаштыруга зур йогынты ясавына карамастан, Барда тукучылары үзләрене» кабатланмас бизәкләрен саклап кала һәм аларны буыннан-буынга тапшыра алган.
Гәйнәлеләрне» тастымаллары төрле максатлар өчен билгеләнә. Әдәби чыганаклардан һәм табылган материаллардан чыгып, аларны куллану буенча классификация ясарга мөмкин — көндәлек куллану, торакны бизәү, милли йолаларны, халык һәм гаилә бәйрәмнәрен үтәү өчен. Барда, Октябрьский, Березовка, Уинск, Лысьва районнары буенча этнографик экспедиция нәтиҗәләре, Оса һәм Чернушка районнары буенча кыр материаллары шундый нәтиҗә ясарга ярдәм итә, Барда районында эшләнгән тастымаллар үзләренә генә хас аерым билгеләргә, кабатланмас алымнарга ия.
Тастымалны» төп аермасы — төсендә. Әгәр күрше районнарда алар нигездә ачык төстә булсалар, ә Барда ягында — кызыл һәм кара төсләргә өстенлек бирелә. Барда тастымалыны» икенче аермалыгы -үлчәме. Мәсәлән, аларны» озынлыгы дүрт метрга кадәр җитәргә мөмкин, ә өстәл артында куллану өчен булганнары — җиде метрга кадәр. Әгәр мондый сөлгеләрне» гадәттә ки»леге 45-50 см булса, гәйнәлеләрне» ки»леге 30 дан 60 см га кадәр, ә бизәкләнгән ике башы 100 см озыклыкта булырга мө мкин.
Моны» турында Березовка районы Чокыр авылыннан тукучы Фәүзия Муллаҗан кызы сөйләвенчә, Барда халкы, башка халыклар белән чагыштырганда, һәрвакыт баерак була, шу»а күрә аларны» тастымалларыны» күләме дә зуррак. Октябрьский районыннан ә»гәмәдәшләребез дә шундый ук фикердә.

Орнаментларга килгәндә исә, безне» район тастымаллары гадәти булмаган бизәлеше, бизәкләрне чуар фонда урнаштыру тенденциясе белән аерылып тора, мәсәлән, чәчәкләр, күбәләк, кояш, йолдыз рәвешендә, ә традицион тастымалларда төрле геометрик фигуралар рәвешендәге бизәкләр өстенлек ала. XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тукучылыкта ике төс ки» файдаланыла, фон ак төстәге җ ептән, ә орнамент — кызыл җептән. Кире ягындагы рәсеме негатив. Узган гасыр урталарында бизәк тукучылыгы барлыкка килә, анда төсләр саны унга җитә.

Барда тастымалларында бизәкләр өч өлешле композициядән тора, ягъни композицияне» өске һәм түбәнге өлеше бер ки» полосалы бизәктән, ә уртадагысы — ике полосадан тора. Башка районнарда мондый закончалык юк.

50-60 елларда Барда районында тастымалларны» я»а формасы барлыкка килә. Аларны» үзенчәлеге шунда ки, үзәк өлеше кәрәзсыман сырлы тукымадан, ә кырыйлары — сугылган тукымадан ясала. Күрше районнарда үткәрелгән тикшере-нүләр мондый төрдәге тастымалларны» бездә генә булуын раслый.

Бүген Барда районында тастымал тукучы осталар бик аз. Кайчандыр бизәкләп чигелгән озын тастымаллар хәзерге вакытта сирәк күренеш, хәтта реликвия. Хәзер аларны тик туйлар һәм бәйрәмнәр вакытында гына күрергә мөмкин.

Эльвина ИЛКӘЕВА, гимназиянең чыгарылыш укучысы.

(җит. Д.Н.Монасыйпова).


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *