Башкорт халкының легендар улы

Салават Юлаев23 СЕНТБРЬДә үзәк район китапханәсендә башкорт халкының легещар улы Салават Юлаевның тууына 260 ел тулуга багышланган чара үтте. УлК.С.Зштов рәислегендә район башкорт корылтае инициативасы буенча оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре бу тантаналы очрашуга яхшы әзерләнгәннәр — кызыклы сценарий төзегәннәр һәм чыгышлар программасын уйлаганнар. Биредә ветераннар, гимназия укучылары һәм край политехник колледжының җирле филиалы студентлары катнашты.
САЛАВАТ ЮЛАЕВ — танылган шәхес, күп гасырлар дәвамында аның батырлык һәм кыюлык сыйфатлары башкорт халкы өчен үрнәк булды һәм булып кала. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Салават кече яшьтән үк гаҗәеп сәләтле була. Бик яшьтән җиңелмәс батыр, көчле һәм егәрле көрәшче буларак дан тота. Легендаларның берсендә язылганча, ул 15 яшендә аю белән көрәшеп, алгы ике тешен сындыра, шуңа күрә курайда уйный алмый.
Салават туган нәселе һәм халкы турында кайгыртып яшәве белән, әтисе — старшина Юлай Азналинның җаваплы эшләрендә ышанычлы терәге булуы белән халык арасында бик яшьтән танылу ала. Бервакыт әтисе булмаганда хәтта аның вазыйфаларын да башкара.
Крестьяннар сугышы башлангач, Салават Оренбург янында Пугачев гаскәрләренә каршы операцияләрдә файдалану өчен власть тарафыннан билгеләнгән 1200 кешедән торучы ирекле башкорт-мишәр отряды составында 1773 елның 10 ноябрендә баш күтәрүчеләр ягына күчә. 1774 елның январь уртасыннан мартка кадәр Салават — Пермь провинциясендә һәм Уфа провинциясенең якын-тирә районнарында, Красноуфимск, Кунгур, Оса, Барда, Сарапулда баш күтәрүчеләр хәрәкәтенең төп җ итәкчеләренең берсе була. Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Салават Юлаев күренекле администратор һәм хәрби начальник дәрәҗәсенә күтәрелә.
Үз әсәрен Салаватка багышламаган башкорт шагыйрен табу авыр. Башкортостанда шәһәр, район, күп санлы оешмалар, хоккей командасы, самолет, теплоход, бронепоезд аның исемен йөртә. Батырның силуэты Башкортостан Республикасы дәүләт гербы үзәгендә урын алган. Бу герой турында «Салават Юлаев» операсы, «Тау бөркете» балеты, спектакльләр, җырлар иҗат ителгән.
Китапханәдәге чарада Салават Юлаев турындагы җырга клип, бу герой турында сөйләнгән фильмнан өзек һәм башка тарихи видеолар күрсәтелде. Бирегә килүчеләр тарих төпкеленә чумдылар, бөек Салават Юлаев шәхесенең тирәнлеген аңладылар.

Артур УРАЗОВ.

Автор фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *