Экологик, отышлы һәм нәтиҗәле

Отопительный сезон в Барде - 2014һәР ЕЛНЫ салкыннар башлану белән һәркем алдында төн сорау туа — ничек итен җылыту сезонын артык чыгымнарсыз үткәрергә? Бүген барлык төрдәге ягулык арасыннан җитештерүчеләр һәм җылылык энергиясен кулланучылар өчен иң кулае, экологик яктан чистасы һәм икътисади яктан акланганы булын газ тора.
Беренчедән, бу аның ташкүмер, электр яки утын белән чагыштырганда арзан булуы белән бәйле. Икенчедән, газ ягулыкның башка төрләреннән икътисади яктан кулайрак. Заманча газ казаннары КПДсы 96 нроцентка, ә ташкүмернең бары тик 75-76нроцентка җитә. һәм, өченчедән, газ теләсә кайсы углеводородлы энергиядән күнкә чистарак. Ягъни ул янган вакытта углекислый газ азрак бүленен чыга, шуңа күрә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы да азрак.
Соңгы елларда безнең районда газлаштыру уңышлы алын барыла, халык рәхәтләнен «зәңгәр» ягулык белән торагын җылыта, азык әзерли. Әмма, кызганычка каршы, газ әле бөтен торак нунктларга да килмәде, йортлар утьш яки электр белән җылытыла. Безнең районда газлаштыру белән эшләр торышы турындагы соңгы яңалыкларны белү, хәлне аңлату һәм кызыксынган сорауларга җаван алу өчен без мунициналь район башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары ХГЛланановка мөрәҗәгать иттек.
— Хәлил Газбулла улы, башта район үзәгендә газлаштыру барышы турында сөйләгез әле.
— Билгеле булганча, «Юбилейный» микрорайонында эшләр күптән түгел генә тәмамланды. Бу объектта проектлаштыру һәм төзү-монтаж эшләре район администрациясе тарафыннан оештырылды. «Юбилейный» микрорайонында торак йортларга газ үткәрү белән бүлү газүткәргече төзелде. Аның гомуми озынлыгы 16 км 786,5 метр тәшкил итә, вводлар саны — 284. Бу объект тө
зелеше җирле, край һәм федераль бюджеттан финансланды. Бүгенге көнгә объект куллануга тапшырылды. 184 йортта, бу подводларның гомуми санының 65 процентын тәшкил итә, монтаж ясалган һәм газ җибәрелгән.
Ә «Көнбатыш-3» микрорайонына килгәндә исә, проектлаштыру буенча муниципаль контрактка кул куелган. Куәте 15 км 554,5 метр һәм 250 ввод тәшкил итә. Проект финансланган, проект-смета документациясе эшләнә, проект эшләре тулы күләмдә башкарылганнан соң, документлар экспертизага биреләчәк.
— Султанайда, Сөҗәндә, Бөреҗледә һәм Батырбайда эшләр ничек?
— Бу торак пунктларда проектлаштыру һәм төзү-монтаж эшләре Барда муниципаль районын газлаштыру, Пермь краен газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү буенча программаларын тормышка ашыру, поселокара газүткәргечләр төзелеше буенча чараларны башкаруны синхронизацияләү һәм кулланучыларны табигый газ кабул итүгә әзерләү, шулай ук безнең район территориясендә «Газпром» ОАОсының «РФ регионнарын газлаштыру» инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.
Султанайда объектка газ бирү буенча зур эш башкарылды. Бу объектның куәте 12 километр 745 метр, 244 ввод тәшкил итә. Шунысы сөенечле, башкарма техник документация барлык контроль органнар белән килешенде һәм капиталь төзелеш объекты техник регламентлары таләпләренә туры килүе турында заключение алу өчен дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә тапшырылды, аннан соң җибәрү-наладкалау эшләре башкарыла башлаячак. Салкыннар башланганчы барлык эшләр тәмамланыр, авылга газ бирелер, дип ышанабыз.
Хәзерге вакытта Сөҗән, Батырбай һәм Бөреҗле авылларында бүлү газүткәргечләре торак йортларга вводлар белән куллануга тапшырылды. Объектларның озынлыгы — тиңдәшлечә 9 794; 4 802,5 һәм 10 867,5 метр. Төзелешне финанслауда җирле, край, федераль бюджетлар һәм «ЛУКОЙЛ » ОАОсы средстволары катнашты.
Безнең тарафтан зур эш башкарылды: поселокара газүткәргечләр үткәрелде, урамнарда бүлү челтәрләре төзелде, йортларга вводлар китерелде. Әмма Пермь крае хөкүмәте каршындагы бурычларны тулысыңча үтәү өчен газ кулланучыларның 80 процентын челтәргә тоташтырырга кирәк. Форсаттан файдаланып, районның газ килгән торак пунктларында яшәүчеләргә үз йортларыгызны газлаштыру мөһимлеге турында мөрәҗәгать итәм. Районның башка торак пунктларын киләчәктә газлаштыру кулланучылар санына бәйле, ягъни сезнең челтәргә тоташу буенча активлыгыгыздан тора.
— Бу программаларны тормышка ашыру шушы торак пунктлар кысаларында тәмамланамы, әллә эш дәвам итәчәкме?
— Юк, программалар киләчәктә дә тормышка ашырылачак. Чиратта — Танып, Күчтәнти, Әмировка һәм Карман. Бу торак пунктлар буенча түбәндәге эшләр башкарылачак: беренчедән, Таныпта 19 км куәт белән 340 йортка, мәдәният йортына һәм фельдшерлык-акушерлык пунктына подводлар белән проект-смета документациясен эшләү, шулай ук Әмировкада һәм Карманда 7 км куәт белән, 85 йортка, мәдәният йортына, мәктәпкә, бер фельдшерлык-акушерлык пунктына подводлар белән проект-смета документациясе эшләү. Агымдагы елның 25 апрелендә Екатеринбург шәһәренең «Газпроект» ОООсы белән муниципаль контракт теркәлде. Инженер-тикшеренү эшләре үткәрелде һәм тәмамланды, Танып буенча исәп-хисап схемасы «Газпром газораспределение Пермь » ЗАОсының Чайковский филиалына килешүгә тапшырылды, ә Әмировка һәм Карман буенча исәп-хисап схемасы эшләнү стадиясендә. Күчтәнтигә килгәндә, биредә проект-смета документациясе эшләнде, аның куәте 12 км, 161 йортка, мәдәният йортына, мәктәпкә, балалар бакчасына вводлар белән. Бүгенге көнгә инженер-тикшеренү эшләре тәмамланды, исәп-хисап схемасы эшләнә.
— Бу торак пунктлардан тыш, төзү-монтаж эшләре хәзер кайларда алып барыла?
— 2013 елда куәте 29 350,5 метр һәм 537 йортка ввод белән «Пермь крае Барда районы
1 Әрҗәндә торак йортларга бүлү газүткәргечләре белән газ үткәрү» объекты буенча төзелеш-монтаж эшләренә муниципаль контрактка кул куелды. Төзелешне финанслау җирле, край һәм федераль бюджетлар исәбенә тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә төзелеш алып барыла, гомуми күләмдәге төзү-монтаж эшләренең 73 проценты башкарылды, 350 йортка подвод үткәрелде. Контракт буенча эшләрнең тәмамлану вакыты 2015 елның 1 августы.
Моннан тыш проектлаштыру алып барыла. Бу этап беренчесе һәм иң авыры, биредә барысын да исәпкә алырга кирәк. Үдик, Төнгүк һәм Аклыштагы объектлар буенча проект-смета документациясе эшләнде, ул киләчәктә эшләрне дәвам итүгә уңай заключение алу өчен экспертизага бирүгә әзерләнә.
Кызганычка каршы, бүген конкурс тарафыннан сайлап алынган барлык проектлаштыручыларны да намуслы подрядчылар дип әйтеп булмый. Шуңа күрә кайбер объектлар буенча аң лашылмаучанлыклар килеп чыга, проектлаштыру срогы сузыла һәм администрациягә хокукларын судта, прокуратурада якларга туры килә. Әмма, барлык башланган проектлар, бернәрсәгә карамастан, логик тәмамлануга кадәр җиткереләчәк.

Байавыл һәм Каенавыл буенча муниципаль контрактларга кул куелды, йортларга подводлар белән бүлү газүткәргечләре проектлаштырылды. Бу проект-смета документациясе Пермь крае дәүләт экспертиза идарәсенең уңай заключениесен алды. Әмма әлегә бу объектлар төзелешен финанслау өчен средстволар юк. Ул Барда муниципаль районы инфраструктурасын үстерүгә өстәмә

субсидияләү кысаларында өстәмә финанс средстволар бүлгәндә тормышка ашырылачак.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.

Әңгәмәне Венера АЛАПАНОВА алып барды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *