Бордодан Бардага кадәр

Сильвен БертранБУ ҖәЙДә бездә Франция гражданины Сильвен Бертран булып китте. Максаты нидән гыйбарәт диярсез? Бик гади — ил белән танышу. Сильвен Рәсәидә беренче тапкыр 2005 елда Санкт-Петербург шәһәрендә булган. 2011 елның җәендә Украинада, кышын Екатеринбургта һәм Чиләбедә, ә быел исә Европа һәм Азия кисешкән урын — Пермь краенда.
— Рәсәй — дөньядагы иң зур дәүләт. Минем эре шәһәрләр белән генә түгел, ә халкының яшәеше белән эчтәнрәк танышасым килде. Авылларда кеше ничек яши? Пермь краенда Барда дигән төбәк булуын белгәч, килеп күрергә теләк туды. Минем дә торган җирем шулайрак атала — виноград үстерүчеләр ягы — Бордо.
Сильвен 1982 елда туган. Лион, Ажен, Бордо шәһәрләре университетларында белем алган. Хәзер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли. Мавыгуы — гандбол буенча команда составында уйный, арбитр, балаларга бушлай күнегүләр үткәрә, газетага яза, кино белән кызыксына. һәм сәяхәт итәргә ярата: АКШ, Италия, Голландия, Испания, Болгария, Польша, Швейцария, Андора, Бразилия, Аргентина, Төркия, Мароккода, Ибица утравында һ. б. җирләрдә булган.
— Рәсәйдә иң шаккатырганы — илнең искиткеч зурлыгы, табигатьнең матурлыгы. Чыршы урманнары, каенлыклар — Франциядә боларның берсен дә күрмәссең — һәм агачлар шаулап үскән Урал таулары, һичшиксез, соклану уята.Тик җирләрнең файдаланылмавы миңа аңлашылмый. Нефть һәм газ торбалары узган урыннар эшкәртелмәгәнен мин кабул итәм, ә калган урыннар?!
Сильвен белән танышканчы ничек аралашырбыз икән, дип дулкынланган идем. Күрешүгә үк, бу уйларым мизгел эчендә юкка чыкты. Аның рус алфавитын өйрәнеп, сүзләрне укуын күргәч, «Болгар» радиосын тыңлаганнан соң, «Татар музыка?» — дип сорагач, сөендем. Балалар белән дә уртак тел тапты ул, шахмат уйнады.
Кунагыбызга Барданың истәлекле урыннарын күрсәтергә булдык. Иң беренче Барданың Җәмигъ мәчетенә юл алдык. Монда яңа никах укытып чыгып киләләр иде. Рафикъ хәзрәт Акманаев мәчет белән таныштырды, яшьләргә дога кылды. Бу Аллаһ йорты бик матур итеп җыештырылган, биредә хуҗа булуы сизелеп тора.»Сезнең Европада булганыгыз бармы?» — дип сорады ул хәзрәттән. «1956 елда Венгриядә булырга туры килде», — дип җавап бирде Рафикъ абый. Сильвен Истанбулда мәчеттән азан тавышы бөтен шәһәргә яңгырап торуын әйтте. «Бардада да шулай булсын иде», — дип теләде ул.
Аннан без Тукай паркына үттек. Шагыйрьнең бик яшьтән дөнья куюын без кабул итәргә ө йрәнгәнбез, ә Сильвен Тукайның 27 яшьтә вафат булуына шаккатты. Гомумән, Европада халыкка уңай
яшәү шартлары тудырылган. Климат җылы, кышын — 2 градус салкын булса, балалар инде укырга бармый. Мәсәлән, Франциядә халыкның уртача гомер озынлыгы ирләр өчен 78, хатын-кызлар өчен 82 (Рәсәйдә бу саннар тиңдәшлечә 59 һәм 72). Халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара, барысы да диярлек спорт белән шөгыльләнә. «Минем картәти-картәниләрем алтау иде, берсе 101 яшькә кадәр яшәде, — диде ул, — хәзер дә картәти-картәниләремә 82 шәр яшь, алар икесе дә автомобиль йөртә, бал кортлары тота, күгәрченнәр үрчетә».
Кунагыбыз сүзләренә караганда, яшәү шартлары буенча Рәсәй Европадан 40-50 елга калыша. «Халык үзе тырыша, йорт эчләре хуҗаларның зәвыгы белән уңайлы итеп урнаштырылган, — диде ул. — Ә урамнар, парклар җыештырылмаган, бер дә көтмәгән урында чүп-чар өеменә тап буласың. Ял итү урыннарында чүп үләннәре үсә, газоннар каралмаган. Илдә үсеш совет заманында тукталган, яңа Рәсәйдә бернәрсә дә төзелмәгән сыман тоела. Илгә техник чаралар җитешмәгәнлеге сизелеп тора. Кичкә, төнгә кадәр эшләгән киоск, я кибетләрне, урамда яшелчә сатып торган әбиләрне бары Рәсәйдә генә очратып буладыр.Сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар аз. Европа илләрендә җәмәгать урыннарында, транспортта махсус ишекләр, баскычлардан менү урыннары җайлаштырылган. Бу урыннардан һәркемгә йөрү мөмкинлеге тудырылган».
«Авыл йортын, рус мичен күрәсе килә», — дигәч, без аны бизәкле кирпичтән салынган ап-ак мичле ө йгә алып бардык. Кунакчыл туганнарыбызда учакта пешкән аштан, тозлы гөреҗдән (шампиньон дип уйлаган икән) авыз итте. Татар ашларыннан коймак, токмачлы аш, манты, чәк-чәк, гөлбәдия белән сыйладык, үзе дә бик теләп токмач кисте һәм манты ясауда катнашты. «Илдәге космополитизм, ягъни күп милләт вәкилләренең аңлашып, аралашып яшәве, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклавы мактауга лаек», — диде. Кергән бер йортта өстәл артына утыртуда, хуҗаларның аягүрә сыйлавында яңалык күрде. Франциядә билгеле бер сәгатьләрдә генә туклану гадәткә кергән. Теләсә кайчан ашау сәламәтлек өчен зыянлы булганга шулай. Тагын «40 градус салкында ничек маллар туңмый икән?» — дип аптырады ул. Мунча кергәч, «Беренче тапкыр мондый кайнарлыкта булдым «, — диде. Сильвенның «Доброе утро, спасибо, вкусно» дип аралашуына күнектек. Кайтканда болын чәчәкләреннән җыелган бал, авыл каймагы, хуш исле мәтрүшкә, баллы чәк-чәк, кайнатма һ.б. күчтәнәчләр биреп озатып калдык. Үз чиратында Сильвен да безне үз иленә кунакка дәште.

Шунысын да әйтү кирәктер, үзенә яр итеп ул Рәсәй кызын — Екатеринбургта туып-үскән Еленаны сайлаган. Кәләштән «Французлар нәрсә белән аерыла?» — дип сорагач, «Алар тәрбияле, белемле, гади. Үзеңне әллә кем итеп тоту, байлыгың, дәрәҗәң белән масаю аларда әдәпсезлек санала. Аралашканда, үз-үзен тотышында әллә нинди зур түрә булуы бер дә чагылмый. Таныш булмасаң да, бер-берең белән елмаеп сөйләшү гадәткә кергән. Кибетләрдә, җәмәгать урыннарында елмаеп каршы алалар, елмаеп: «Тагын килегез!» — дип озатып калалар. Ел буе яшәп әле бер исерек кеше күрмәдем», — диде ул. (Сүз уң аеннан, Елена француз телендә иркен аралаша).

Ишеткәнче барып күрүең хәерлерәк, ди халык мәкале. Безгә дә чит җирләргә сәяхәт итәргә, гаҗәпкә калып сөенергә насыйп булсын.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *