«БАРДА» торак-коммуналь хуҗалыгына яңа махсус вакуумлы К0-505 коммуналь машинасы алынды. Муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев коллектив алдында предприятие җитәкчесе Ф.З. Иткиновка ачкыч тапшырды. «Сез мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз — район үзәгенә коммуналь хезмәт күрсәтәсез. Җирле бюджет хисабына алынган бу техника нәтиҗәле эшләсен», — дип уңышлар теләде. Бу теләкләргә район башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, Барда авыл поселениесе башлыгы Д.Г. Зарипов та кушылды: «Поселение үсә, яшәүчеләр саны арта, халыкка хезмәт күрсәтүдә мөмкинлекләр тудырылуы — уңай күрсәткеч. Тереклек тәэмин итүче системада өзеклекләр булмасын», — диделәр.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Яңа техника
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").