Эшләсәӊ, яшәргә була

Одна из них - Эдуард и Розалия КаримовыБу авылда яшь гаиләләр дә матур яши. Шәхси хуҗалыкларында терлек карап, балалар тәрбияләп яшәүче уӊган гаиләләрнеӊ берсе Эдуард hәм Розалия Кәримовлар.
Гаилә 2003 елда төзелгән, хәзер аларныӊ ике баласы бар.
Балалар икесе дә Федорки мәктәбенеӊ 9ынчы hәм 4енче классларында укыйлар, яхшы билгеләргә өлгерәләр.
Кәримовлар 2006 елдан яӊа йортта яшиләр. Хуҗалыклары зур: 3 сыер hәм 3 бозау, 6 сарык, 2 кәҗә бәтие, тавыклар, 3 песи, 3 эт hәм 2 попугай асрыйлар. Ә җәй айларында 30ны бройлер тавыклары караганнар. Сыерларыныӊ исемнәре дә бар: Мартина, Марта hәм Миләүшә.
Гаилә башлыгы Эдуард Мәүлит улы ерак Себергә, Ямал-Ненец автономияле округына (Поляр түгәрәге аръягына) барып эшли. Вахта ике ай ярым дәвам итә, ай ярым өендә яши.
— Печән әзерләве авыр түгелме, мөгезле эре терлекләр саны 6 баш бит? — дим.
— Быел туганнар, әти-әниләр, күршеләр белән ярдәмләшеп эшләдек. Үзебез әзерлибез, сатып алмаска тырышабыз, — диләр Кәримовлар.
Эдуард hөнәре буенча мәдәният хезмәткәре — Үдик урта мәктәбеннән соӊ Пермь культура-агарту колледжында баянчы-аккомпаниатор белгечлеге ала. 7 яшендә баянда уйнарга өйрәнә ул, 10 яшеннән сәхнәдә чыгыш ясый башлый. Туган авылы клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли, гаиләсе белән концертларда чыгыш ясый. Хәзер дә баянда яратып уйный, сөрән сугуларда теләп катнаша. Эдуард белән Розалиянеӊ авыл җирендә яшәп, тормыш алып бару турында фикерләре белән кызыксындым.
— Дөньядан зарланган юк, оптимистларча яшибез. Читкә чыгып китәргә теләк булмады. Монда бөтенесе үзебезнеке — натураль ризык ашыйбыз, шәhәрдә аны каян аласыӊ. Сөт, каймак, май, эремчек, ит, йомырка сатабыз, кеше чират белән ала. Эшләсәӊ, иренмәсәӊ, яшәргә була, — диделәр Кәримовлар.
— Поездда барганда юл буе ташланган авылларга, агач үскән басуларга карап барабыз. Авылларга хөкүмәт тарафыннан ярдәм булсын иде.
Әле соӊ түгел, эшли торган кешеләр бар. Авылларны саклап каласы иде, шәhәр белән генә булмый бит, — дигән уйлары белән дә бүлеште Эдуард.
Ул үзе дә авылдашларына булыша, үтенечләрен кире какмый, кирәк чагында иптәшләре ярдәменә таяна.
Шулай бер-береӊә ярдәмләшеп яшәгәндә күӊеллерәк тә, ышанычлырак та ул.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *